Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Полиция Кубогы тагын Ижауга китте

Узган шимбәдә районда өченче тапкыр РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге Кубогына хоккей ярышлары узды. Быел әлеге ярышка Ижаудан "Юниор", "Гвоздика", Әгерҗенең танылган "Спутник" командалары белән бергә Тирсәдән яшь хоккейчылар да килгән иде. "Исәбебез сынатмаска! Без дә бит инде өченче ел мәктәбебез янындагы шугалакта хоккей белән бик яратып...

Узган шимбәдә районда өченче тапкыр РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге Кубогына хоккей ярышлары узды.
Быел әлеге ярышка Ижаудан "Юниор", "Гвоздика", Әгерҗенең танылган "Спутник" командалары белән бергә Тирсәдән яшь хоккейчылар да килгән иде. "Исәбебез сынатмаска! Без дә бит инде өченче ел мәктәбебез янындагы шугалакта хоккей белән бик яратып шөгыльләнәбез. Тренерларыбыз Сирень Галиуллин белән Рамил Генатуллин бездән чын хоккейчылар ясарга тырышалар", - диде Фәнзил Җәләлов. "Бүген җиңү өчен бар көчебезне куячакбыз. Җиңүебез үзебезгә генә түгел, әти-әниләргә, укытучыларга, остазларга да зур бүләк булачак. Аларның йөзенә кызыллык китермәскә кирәк инде", - дип иптәшенә кушылды Илмир Латыйпов. Мондый зур бәйгедә беренче генә катнашсалар да, Тирсә малайларының үз-үзләренә ышанычлары сокландырды, әлбәттә.
Яшь хоккейчыларны сәламләргә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев, РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Азат Мусин, милиция ветераннары Фәрит Ваһапов, Рамил Ясәвиев аларга матур уеннар, киләчәктә районда хоккей командаларының тагын да артуын теләделәр.
Бозга иң беренче булып "Тирсә-ДЮСШ" җыелма һәм Ижауның "Спутник" командалары чыкты. Уен башланып, 3 минут үтүгә, тирсәлеләр капкасына беренче алка очып керде. Ижаулылар бик тә җитез һәм остарак булып чыктылар. 7 минут эчендә алар исәпне 3:0 иттеләр. Ниһаять, тирсәлеләр дә көндәшләре капкасына алка кертү бәхетенә ирештеләр. Әмма беренче период 1:4 исәбе белән "Юниор" файдасына төгәлләнде. Аннан соң безнекеләр 8 алка кертсәләр дә, гомуми нәтиҗә 9:12 булып, Ижау командасы җиңеп чыкты. Әлбәттә, инде күп ярышларда җиңү яулаган, узган ел да полиция Кубогын алып киткән "Юниор" командасына каршы тору тирсәлеләргә җиңел булмады.
Икенче булып бозга Әгерҗенең "Спутник" һәм Ижауның "Гвоздика" командалары чыкты. Менә монда инде безнекеләр үз осталыкларын чынлап та күрсәттеләр. Шулай булмаса, көндәшләре капкасына 4 алка кертеп, аларны "сухой"га җиңә алырлар идемени?! "Тирсә-ДЮСШ" командасына да бу көнне җиңү бәхете тәтеде. Алар "Гвоздиканы 15:4 исәбе белән тар-мар иттеләр һәм III урынга чыктылар.
Ә беренче урын өчен көрәш кызу булды. "Юниор" да, "Спутник" та - тәҗрибәле командалар. Бер-берсенә бирешергә һич кенә дә теләмәделәр. Җанатарлар һәр ике команда өчен дә көч биреп тордылар. "Тизрәк! "Спутник" - чемпион!", "Юниор" - беренче!" дигән тавышлар уенның башыннан ахырына кадәр дәвам итте. Әмма җиңү, кызганычка каршы, безнекеләр файдасына булмады. 4:2 исәбе белән ижаулылар өстен чыкты.
Әмма беркем дә төшенкелеккә бирелмәде. Насыйп булса, киләсе елга полиция Кубогы үзебездә калыр дигән өмет җанатарларның да, уенчыларның да күңелен күтәреп җибәрде. Шулай итеп, Әгерҗе полициясе Кубогы быел янә "Юниор" командасына китте. Җиңүчеләр медальләр, командалар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Ә "Спутник" командасыннан Артем Светлишин "Иң яхшы саклаучы" дигән исемгә лаек булды. "Беренче тапкыр мондый зур ярышта катнашып III урын алуыбыз - безнең өчен зур сөенеч. Бу киләчәктә безгә тагын да ныграк шөгыльләнергә этәргеч бирә", - диделәр Тирсә хоккейчылары.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев