Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Польшадан – ике медаль белән

Польшаның Гдыня шәһәренә кул көрәше буенча Дөнья чемпионатына киткән Көчек кызы Миләүшә ГЫЙМРАНОВА, аннан ике медаль яулап, дүшәмбе көн туган якларга кайтты. Бу - райондашыбызның Дөнья чемпионатында тәүге медальләре. "Өч ел рәттән Европа чемпионатыннан медальләр яулап кайткач, үз алдыма Дөнья чемпионатында да җиңү максатын куйдым", - ди Миләүшә. Һәм ул...


Польшаның Гдыня шәһәренә кул көрәше буенча Дөнья чемпионатына киткән Көчек кызы Миләүшә ГЫЙМРАНОВА, аннан ике медаль яулап, дүшәмбе көн туган якларга кайтты.
Бу - райондашыбызның Дөнья чемпионатында тәүге медальләре. "Өч ел рәттән Европа чемпионатыннан медальләр яулап кайткач, үз алдыма Дөнья чемпионатында да җиңү максатын куйдым", - ди Миләүшә. Һәм ул әлеге максатына ирешә дә. 55 килога кадәр авырлыктагы спортчылар арасында уң һәм сул куллары белән бары Россия һәм Төркиядән килгән көндәшләренә генә бирешеп бронза медальләр белән бүләкләнә. "Бәйге җиңелләрдән булмады. Төркия, Казахстан, Украинаның каты куллы кызлары бик көчлеләр. Шуңа күрә үземә дә бик нык тырышырга туры килде", - ди якташыбыз.
Гдыня шәһәрендә бер атна барган ярышларда 50 илдән килгән спортчылар көч сынаша. Әмма россиялеләргә тиңнәр булмый. "Безнең ил спортчылары бар төр категорияләр буенча да - беренче. Командабызның Кубок белән бүләкләнүе - барыбызның да уртак тырышлыгы нәтиҗәсе", - ди Миләүшә.
Бүген ул Чаллы шәһәренә юл тотты. Спорт һәм туризм институтының физик культура факультеты студенты булу бәхетенә ирешкән якташыбызны анда курсташлары көтә. Димәк, безнең котлауларга әле алар да кушылачак. Уңышлар сиңа, Миләүшә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев