Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Район данын республикада яклаячаклар

Республикада Россия махсус Олимпиадасы программасы буенча мини-футбол, өстәл теннисы, кул көрәше ярышлары бара. Кул көрәше буенча зона этабы Әгерҗедә узды. Актаныш, Минзәлә, Тукай, Кукмара, Әгерҗе районнарының коррекцион мәктәп-интернатларында укучылар алты үлчәү категориясендә көч сынаштылар. - Быел әлеге республика ярышлары унынчы тапкыр уздырыла. Юбилей елында башка районнардан спорт яратучы укучыларны кабул...

Республикада Россия махсус Олимпиадасы программасы буенча мини-футбол, өстәл теннисы, кул көрәше ярышлары бара. Кул көрәше буенча зона этабы Әгерҗедә узды. Актаныш, Минзәлә, Тукай, Кукмара, Әгерҗе районнарының коррекцион мәктәп-интернатларында укучылар алты үлчәү категориясендә көч сынаштылар.
- Быел әлеге республика ярышлары унынчы тапкыр уздырыла. Юбилей елында башка районнардан спорт яратучы укучыларны кабул итүебезгә бик шат, - дип сәламләде укучыларны коррекцион мәктәп-интернат директоры Фәридә Закирова.
Яшүсмерләрнең спорт белән шөгыләләнгәннәре күренеп тора. Әнә, Әгерҗедән Любовь Ганина бер генә көндәшенә дә бирелмәде һәм финалда Кукмара кызын да җиңеп беренче урынга чыкты.
- Дәресләр тәмамлангач, спорт белән шөгыльләнүне үземә максат итеп куйдым. Малайлар белән футбол уйныйбыз, теннис буенча да уңышларыбыз бар. Шулай да кул көрәше - иң яраткан спорт төре. Кызлар арасында әлегә миңа тиңнәр юк, - ди Люба.
Руслан Шәрифуллин белән Ильяс Емельянов - тренер Руслан Закировның шәкертләре. Бу егетләр көндәшләренә тын алырга да ирек бирмәделәр, нәтиҗәдә, беренче урын ияләре булдылар.
- Кичкетаң мәктәбендә укыганда ук кул көрәше белән шөгыльләнә башлаган идем. Көндәшләр дә төшеп калганнардан түгел, әмма без көчлерәк булдык, - ди Руслан.
- Укучыларны укудан тыш спорт белән шөгыльләндерү, хезмәткә өйрәтү - безнең төп бурыч. Такталачыктагы мәктәп-интернатта балаларыбыз өстәл теннисы, кул көрәше, мини-футбол, җиңел атлетика белән даими шөгыльләнәләр. Укучылар гына түгел, укытучылар да спортны үз итә бездә. Өч ел рәттән укытучыларның район спартакидасында җиңү яулавыбыз шуның турыда сөйли, - ди Актаныш районы мәктәп-интернат директоры Алмаз Һаҗиев.
Әлеге бәйгедә бу районнан килгән алты укучы да призлы урын яулады. Әмма әгерҗелеләрнең өч беренче урын алуы аларга команда буенча да беренчелеккә чыгарга ярдәм итте. Икенчедә - Кукмара, өченчедә Актаныш командалары. Безнекеләр Казанга финал уеннарында катнашачаклар.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре, командага һәм һәр катнашучыга татлы приз тапшырылды.
- Бүләкләр алырга ярдәм иткән Әгерҗенең Почетлы гражданины - "Водоканал" ширкәте җитәкчесе Илдус Шәймөхәммәтовка зур рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Фәридә Закирова.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев