Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Рекордлы көрәш

Исәнбай Мәдәният йортында Әлмир Сабитов истәлегенә багышланган көрәш бәйгесендә 100дән артык яшүсмер бил алышты. "Бу кадәр көрәшчеләрне келәмдә күптән күргән юк иде. Рекорд булды бу", - диделәр бәйгене оештыручылар. Шул көннән соң яшим... яшәмим дә 2013 елның 27 августын исәнбайлылар, бигрәк тә авыл яшьләре яхшы хәтирлиләр. Бу көнне Мәдәният йортында...

Исәнбай Мәдәният йортында Әлмир Сабитов истәлегенә багышланган көрәш бәйгесендә 100дән артык яшүсмер бил алышты. "Бу кадәр көрәшчеләрне келәмдә күптән күргән юк иде. Рекорд булды бу", - диделәр бәйгене оештыручылар.

Шул көннән соң яшим... яшәмим дә
2013 елның 27 августын исәнбайлылар, бигрәк тә авыл яшьләре яхшы хәтирлиләр. Бу көнне Мәдәният йортында студентлар саубуллашу концерты куйдылар, аннан дискотекада рәхәтләнеп биеделәр. Инде күктә ай-йолдызлар калыкты, егет-кызларның да күпчелеге өйләргә таралышты. Әмма иртән көтү куганда авыл хатыннары тетрәндергеч хәбәр ишеттеләр: "Әлмир машинасы белән бәрелгән, хастаханәгә алып киткәннәр. Исән калуы икеле...".
Бу минутларда Әлмирнең әти-әнисе Гөлшат-Сәетҗан, абыйсы Рөстәм, туганнары, дуслары нинди хисләр кичергәннәрдер, әйтүе авыр. Яшь бит, бәлки бирешмәс дигән өметләре булгандыр. Әмма Әлмирнең үлеме аяз көнне яшен суккан кебек булды. Аны соңгы юлга озатырга халык агылды да агылды.
- 24 яшь кенә иде бит балакаема. Вафатына бер елдан артык вакыт узды, әмма бөтен нәрсә аны хәтерләтә. Дусларын очратсам, улымны күргәндәй булам. Өйдә дә үз-үземә урын табалмыйм. Мин газиз баламны югалтканнан соң яшим дә, шул ук вакытта яшәмим дә кебек, - дип өзгәләнә Гөлшат ханым.
Нишлисең бит, язмыштан узмыш юк. Әлмирнең әллә нинди матур хыяллары, тормышка ашмаган планнары булгандыр. Алар да, үзе кебек мизгел эчендә йолдыз булып атылып, күккә аштылар.

Йөзек кашыбыз - көрәш
Әлмир районда узган бик күп көрәш бәйгеләрендә призлы урын яулый, 2006 елда районда абсолют батыр кала. Көрәшче егет истәлегенә бәйге уздыруны исәнбайлылар матур традициягә әйләндерергә уйлыйлар. Узган ел аны Тугызбуй яшүсмерләре арасында уздырсалар, быел район күләмендә оештырдылар. Исәнбай, Кадыбаш, Көчек, Тирсә, Ямурза, Әгерҗе командаларыннан килгән көрәшчеләрнең бил алышуын сокланып күзәттек. Үтәгәннән Илсаф Дәүләтшинның әле бәйгедә тәүге катнашуы икән.
- Быел Кадыбаш мәктәбендә укый башлагач, көрәш секциясенә язылдым. Мин монда өйрәнер өчен, башкаларның көрәшкәнен карар өчен килдем, - диде.
Ә менә Илсафның авылдашы Илдан Тулбаев инде өч ярышта җиңү яуларга өлгергән. Аның абыйсы Булат та күп тапкырлар пьедесталга күтәрелгән.
- Минем үлчәүдә иң көчле көндәш - Әгерҗедән Мөхәммәт Кенджаев, - ди Илдан.
Кадыбаштан Динар Бәшәров көрәш белән бергә баскетболга да йөри.
- Укуда да сынатмыйм, спортта да, - ди ул.
Бу ярышка Әгерҗе көрәшчеләренең ныклап әзерләнгәннәре күренеп тора.
- Миңа келәмдә сынатырга ярамый. Әтием Рамил тренер булгач, таләпләр башкаларга караганда югарырак. 1 сыйныфтан бирле көрәш серләренә өйрәнәм. Призлы урыннарым да шактый, - ди Эльфир Шәрәфетдинов. Әле өч яшьлек энесе Радим белән дә бил алышалар икән өйдә. Димәк, көрәшчеләргә алмаш үсә.
Әгерҗедән 12 көрәшче пьедесталга күтәрелде.
- Бу кадәр җиңүчеләр булыр дип уйламаган идем, - дип шәкертләре белән горурлануын белдерде тренер Рамил Шәрәфетдинов. - Көрәшчеләребез арасында татарлардан тыш, таҗик, әрмән егетләре дә бар. Алар да милли көрәшебезне үстерүгә үзләреннән өлеш кертәләр, - ди ул.
Көчек, Тирсә, Ямурза егетләренә дә "афәрин!". Көчек командасы өчен бу юлы күбрәк Варкләд-Бодья көрәшчеләре катнашты. Удмурт яшүсмерләре татар көрәшен бик яраталар икән.
- Әлмир истәлегенә турнирны югары дәрәҗәдә узды дип мактанып әйтә алам. Беренчедән, көрәшне оештыручылар аның бар нечкәлекләрен уйлап эш иткәннәр. Икенчедән, иганәчеләр дә саллы ярдәм күрсәткәннәр. Өченчедән, егетләр бер-берсе белән бил алышырга атлыгып торалар. Нәкъ менә шундый бәйгеләр авыллар арасында дуслык күпере булдыра, - ди баш тренер Альфред Сабирҗанов.
Әмма кайбер укытучылар яшь көрәшчеләргә "аяк чалалар" икән дигән сүзләр дә ишетелде бу көнне. Көрәшкә йөри башлагач, укуга карашлары тискәре якка үзгәргән, янәсе. Ә тренерлар икенче төрле уйлый.
- Әнә, шәһәр балалары нинди генә түгәрәкләрдә шөгыльләнми: спорт секциясеме, бию-җыр түгәрәгеме, рәсем сәнгатеме... Шул ук вакытта көндәлегендә дә гел яхшы билгеләр. Спорт берничек тә укуга комачауламый. Ул вакытны дөрес бүлергә өйрәтә, - ди Рәшит Садыйков.
Әгәр шулай уйлыйлар икән, тренерларга көрәшчеләренең тренировкага көндәлек белән йөрүен таләп итәргә кирәктер. Хоккейчылар арасында мондый гадәт күптәннән бар бит инде.
Балалар арасында 12 үлчәү категориясендә, яңадан 1997-98 елгылар арасында узган бәйге, чынлап та мавыктыргыч булуы белән истә калды. Бу көнне пьедесталга 40ка якын көрәшче күтәрелде. Ә Ямурзадан Самат Хикмәтуллин һәм Кадыбаштан Айдар Закиров абсолют батыр калдылар.
- Соңгы вакытта Саматның матур көрәш алымнары куллануына сөенәбез. Бәйгеләргә нәкъ менә аның кебек ныклы әзерлек белән килергә кирәклеген һәр яшүсмер исендә тотсын иде, - ди Альфред Муллаян улы.
...Район күләмендә тагын бер бәйге төгәлләнде. Алда әле район башлыгы Кубогына, Ватанны саклаучылар көненә һәм Тугызбуй төбәге беренчелегенә уздырылучы бәйгеләр көтә көрәшчеләрне.

Рәхмәт сезгә!
Гөлшат-Сәетҗан Сабитовлар газиз уллары Әлмир истәлегенә көрәш бәйгесе уздырган һәркемгә рәхмәтле.
- Шушы бәйгене оештыруда янып-көеп йөргән тренер Рәшит Садыйков, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, авылдашыбыз Илфат Ямалиевка, Исәнбай мәктәбе, авыл җирлеге Советы, Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, бәйгене уздыруда матди ярдәм күрсәткән "Агро-Кама" ширкәте җитәкчесе Илгиз Салихов, Кадыбаш, Иске Эсләк авыл җирлекләренә, Әлмирнең дусларына, мәрхәмәтле авылдашларга, туганнарга, җыр-биюләре белән көрәшчеләргә көч өстәгән сәхнә осталарына зур рәхмәтемне газета аша җиткерсәгез иде, - диде Гөлшат ханым.

Җиңүчеләр:
Түбәндәге көрәшчеләр беренче урын яуладылар:
Әгерҗедән Салават Шәрипов, Амретдин Шәмсетдинов, Рияз Хәлиуллин, Данис Шәйдуллин, Хәмзәали Шәрипов, Гарник Ханумян, Хуршет Кенджаев, Диловар Наимов, Кадыбаштан Булат Тулбаев, Айдар Закиров, Исәнбайдан Сәгадәт Җәмилев, Алмаз Сундуков, Әлмир Шәрәфиев, Көчектән Гадел Сабирҗанов, Ямурзадан Самат Хикмәтуллин.

Командалар арасында Исәнбай - I, Кадыбаш, Көчек көрәшчеләре II-III урыннарда.

Кадыбаштан Айдар Закиров - кечкенәләр, Ямурзадан Самат Хикмәтуллин зурлар арасында абсолют батыр калдылар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев