Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Республикада үзегезне күрсәтер чак җитте

Быелгы сезонда районда милли көрәш бәйгесенә старт Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне алдыннан бирелде. "Агро-Кама" ширкәте 16 яшьлекләр һәм зурраклар арасында Көчек спорт комплексында көрәш бәйгесе генә түгел, бик матур бәйрәм уздырды. Башка ярышларга караганда көрәшчеләр "Агро-Кама" ширкәте уздыра торган бәйгеләрне ныграк көтеп алалардыр кебек тоела. Чөнки ширкәт җитәкчесе, районда көрәш...


Быелгы сезонда районда милли көрәш бәйгесенә старт Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне алдыннан бирелде. "Агро-Кама" ширкәте 16 яшьлекләр һәм зурраклар арасында Көчек спорт комплексында көрәш бәйгесе генә түгел, бик матур бәйрәм уздырды.

Башка ярышларга караганда көрәшчеләр "Агро-Кама" ширкәте уздыра торган бәйгеләрне ныграк көтеп алалардыр кебек тоела. Чөнки ширкәт җитәкчесе, районда көрәш федерациясе рәисе Илгиз Салихов бүләкләрне мулдан өләшә. Әнә, бу юлы да төрле үлчәү категорияләрендә призлы урын алучыларга 3, 2, 1 мең, абсолют батырга 5 мең премия, җиңүче командага тәкә булачак дип алдан ук ымсындырып куйдылар. Район башлыгы Валерий Макаров та абсолют батырны телевиор белән бүләкләячәкмен дип сөендерде. Бу ярышта җиңүчеләр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздыра торган республика бәйгесендә дә үзләрен күрсәтәчәкләр. Хәзер безнең андый ярышларда үзләрен күрсәтердәй көрәшчеләребез бар, шөкер.

Бәйге мизгелләре
Бу бәйгене карарга килүчеләр аның зур оешканлык белән узуын, көрәшчеләрнең әзерлекле булуларын билгеләп үттеләр. Исәнбай көрәшчеләрен инде әйтеп тә торасы юк. Барысы да студентлар булсалар да, әнә, бәйгегә җыелышып кайтканнар. Рамил Саликовны узган ел югалткан идек, быел ара ерак дип тормаган Пермьнән үк кайтып җиткән:
- Беренче курста укыганда дәрес калдыру килешмәс дип көрәш бәйгеләренә кайтмаган идем. Әмма түзеп буламы соң?! Спорт залларына йөрүне туктатмадым. Быел дуслар бәйге турында хәбәр итүгә, ничек тә кайтырга кирәк дигән максат куйдым, - ди Рамил.
Руслан Әскәров, Рәдиф Мөкминов, Айнур Галимуллин өчен әлеге сезонда беренче һәм соңгы бәйге булачак бу. Чөнки егетләр бик тиздән солдат каешы буачаклар. Әмма борчылмыйлар: аларга алмашка армиядән Рузил Гобәйдуллин белән Ранис Хәбиров кайтачак.
Авылдашлары Илшат Каеров белән Эльмир Фәтхетдиновның Ямурза командасына күчүләрен хупламасалар да, "без бирешмәячәкбез", диләр исәнбайлылар. Бу юлы да алар бәйгедә иң көчле, иң бердәм, иң дус команда икәнлекләрен тагын бер кат расладылар.
Кадыбашта 10 сыйныф укучысы Булат Каюмов бәйгегә берүзе килгән.
- Көрәшче сыйныфташларым 9 сыйныфтан соң читкә укырга киттеләр. Мин берүзем калдым. Тренировкада да үземнән кечерәкләр белән шөгыльләнәм. Шулай да бу бәйгедә әле сынатмаска исәп, - дигән Булат, чынлап та, беренче әйләнештә үк Әгерҗедән Артур Репинны җиңде. Призлы урынга эләкмәсә дә, ул махсус номинациядә премия алды.
Әгерҗедән Рамил Шәрәфетдиновның шәкертләре дә пьедесталга күтәрелделәр. Диловар Наимов, Хуршет Кенджаевның матур көрәш алымнары куллануларын, өметле көрәшчеләр булуларын мактап телгә алды Чаллыдан килгән хөкемдар Ринат Гайнетдинов.
Тирсәдән ветеран көрәшчеләр Сирень Галиуллин, Ислам Җиһаншинның яшьләр белән бил алышуларын карау аеруча матур булды. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк егетләргә! Сирень абый - инде алтмышына якынлашып килүче көрәшче, Ислам абый да гомер-гомергә келәмнән аерылмады.
Бәйге башында Ямурзалылар өчен бил алышкан Салагыш көрәшчеләре Илнур Хәбибуллин яки Илнур Шиабетдинов абсолют батыр булып калыр дип уйлаган идек. Әмма Шиабетдинов, үз үлчәвендә беренче урын алса да, абсолют батыр өчен көрәшергә чыкмады. Хәбибуллин да бу юлы Илшат Каеровка бирелде. Илнур әле күптән түгел Теләчедә Татарстан Чемпионаты кысаларында узган билбау көрәше буенча өченче урын алган. Бу атнада ул безнекеләр белән Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздыра торган көрәшкә китте.

Спорт комплекса "җан керде"
Шулай итеп, ун еллап тын торган Көчек спорт комплексы бу көнне көрәшчеләр, җанатарларның тавышыннан яңгырап торды. Көчек мәктәбе укучыларының биюләре һәм Наил Таҗиевның матур җырлары, тренерларның үгет-нәсыйхәтләре, җанатарларның көч биреп торулары көрәшчеләргә дәрт өстәми калмагандыр. "Көчек" бүлекчәсе ашханәсендә уңган-булган аш-су осталарының тәмле ашлары белән дә сыйландылар алар. 8 командадан 50ләп көрәшче бер-бер артлы келәмгә чыга торды. Бәйгедә Тирсәдән Радик Төхвәтуллин, Ямурзадан Самат Хикмәтуллин, Эльмир Фәтхетдинов, Кырындыдан Рамил Джуманиязов, Көчектән Динар Шамилов та матур көрәш алымнары күрсәттеләр. Пьдесталга күтәрелүчеләрне авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче җитәкчеләр тәбрикләде. Ә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин аерым номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләде. Исәнбай командасы беренче урынга чыккач, һәрвакыт көрәшчеләр өчен җан атып торучы авылдашлары Илфат Ямалиев бу юлы да аларга премия тапшырды. Бәйгенең абсолют батыры булып Ямурзадан Илшат Каеров калды.


Хөкемдарлар фикере:
Ринат Гайнетдинов:
- Берничә ел инде Чаллыдан килеп Әгерҗедә көрәш бәйгесендә хөкемдарлык итәм. Иң ошаганы бүгенге бәйге булды. Элек республика ярышларында башка районнарның көчле көрәшчеләр әгерҗелеләр белән келәмдә очрашсалар сөенәләр иде. Хәзер 60, 70, 80 килога кадәр үлчәүдә көчле егетләрегез бар. Димәк, аларга үзләрен Татарстан күләмендә күрсәтер вакыт җитте.

Альфред Сабирҗанов:
- Бәйгеләр уздыру, көрәшчеләрне үстерү буенча тренерлар янып-көеп йөргәндә авыл җирлекләре башлыкларының битарафлыгы бернинди кысага да сыймый, минемчә. "Агро-Кама" ширкәте уздырган бәйгегә бер генә авыл башлыгы да килмәгән иде. Командаларның аз булуы да авылларда көрәшкә игътибар кимүе турында сөйли. Безнең буын тренерлар эштән туктаса, белмим, районда көрәш белән шөгыльләнүчеләр калыр микән...

Нургали Шалахмәтов:
- Соңгы елларда районда футбол, хоккейны үстерүгә зур көч куялар. Көрәшкә дә караш сүрелмәсен иде дип телим мин. Бары көрәш буенча гына атказанган дигән исемгә лаек булалар. Әнә, Татарстанның, Россиянең атказанган көрәшчесе дигән мактаулы исемнәргә лаек булган көрәшчеләр республикада күпме... Шуңа күрә көрәшне районда тагын да ныграк үстерергә кирәк безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев