Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әрмән егете Әгерҗене танытты

Жирайр ГАБРИЕЛЯН Литваның Вильнюс шәһәрендә узган кул көрәше буенча XXXVI Дөнья Чемпионатыннан көмеш медаль белән кайтты. Бу - егетнең әлеге олы бәйгедә тәүге җиңүе. Бик күп илләрдән килгән көндәшләр арасында үзеңне күрсәтү өчен мондый бәйгеләргә урау юллар аша килергә кирәклеген спортчылар яхшы аңлый. Жирайр да, башта республика, Идел буе, соңыннан...


Жирайр ГАБРИЕЛЯН Литваның Вильнюс шәһәрендә узган кул көрәше буенча XXXVI Дөнья Чемпионатыннан көмеш медаль белән кайтты. Бу - егетнең әлеге олы бәйгедә тәүге җиңүе.
Бик күп илләрдән килгән көндәшләр арасында үзеңне күрсәтү өчен мондый бәйгеләргә урау юллар аша килергә кирәклеген спортчылар яхшы аңлый. Жирайр да, башта республика, Идел буе, соңыннан Россия Чемпионатында катнашып, бер-бер артлы медальләр яулый. Удмуртия беренчелегенә узган ярышларда да сынатмый егет: медальләр копилкасын тулыландыра гына бара. Бу сезонда да җиңү арты җиңү яулап Европа Чемпионатында катнашу хокукы ала. Әмма ИжГТУда белем алучы егет ярышка бара алмый. Шулай да аңа Дөнья чемпионатында катнашу хокукы бирәләр.
- Бик дулкынланып бардым бу бәйгегә. Ни дисәң дә, көндәшләр көчле иде. Әмма мин уң кулым белән бары узган елгы чемпион Әзербайжан егетенә генә бирештем, - ди Жирайр.
- Кул көрәше буенча 21 яшькә кадәргеләр арасында районда әлеге шәкертем кебек мондый зур уңышка ирешүче юк. Жирайрның Дөнья Чемпионатыннан икенче урын алып кайтуы аның бу спорт төрен ничек яратуы, үҗәтлеге, тырышлыгы һәм, әлбәттә, үз өстендә ныклап шөгыльләнүе турында сөйли, - ди тренеры Руслан Закиров шәкерте белән чын күңелдән горурланып.
Жирайр Вильнюс шәһәренең матурлыгы, чисталыгы, андагы тарихи борынгы корылмалар турында сәгатьләр буе сөйли ала. Әрмәнстаннан килгән якташлары белән дә очрашкан ул. Ярыш вакытында якташлары аның өчен көч биреп торганнар.
- Гомумән, бик матур, җылы тәэсирләр белән кайттым бәйгедән. Башка илләрдән килгән спортчылар белән аралаштым, - ди Жирайр.
Менә шулай бары 15 яшьтә генә кул көрәше секциясенә килсә дә, берничә ел эчендә шундый зур уңышка ирешкән егет - районыбыз, үзе белем алган 1нче гимназия өчен дә зур горурлык ул.
- Әле мин ирешелгәннәр белән генә туктамаячакмын. Дөнья чемпионы исемен яулау өчен тырышачакмын, - ди егет.
Монысына ирешү өчен бертуктамый үз өстеңдә шөгыльләнергә кирәклеген яхшы аңлый ул. Булачак инженер-төзүче укудан тыш фитнес түгәрәген алып бара. Аннан үзенең тренировкасы көтә аны.
- Гаиләдә спортка тартылучылар юк. Энем Норик кул көрәшен бөтенләй ошатмады. Бер ай гына тренировкага йөрде дә туктады. Җиңү белән кайтуым якыннарым өчен дә зур сөенеч булды, - ди Жирайр.
Дөнья Чемпионатыннан көмеш медаль белән кайткан Жирайр Габриелян бер ел буе республика стипендиясе алачак. Анысы студент өчен иш янына куш булачак.
Руслан Закиров Жирайрга алмашка яшь спортчылар килүен дә билгеләп узды. Армспорт белән шөгыльләнүче Денис Әнвәров, Рузилә Садиева, Рөстәм Хәлиуллин, Раил Кәрәмиев, Батыр Чураев, Алмаз Садыйков, Ләйсән Гобәевага зур өметләр баглый ул. Димәк, әле спорт күгендә яңа йолдыз булып балкырдай егет-кызларыбыз бар безнең.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев