Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Россия, алга, яңа җиңүләргә

Бу якшәмбедә Казанда ике атна буе бөтен дөньяны шау китергән су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатына нокта куела. Моннан ике ел элек Татарстан Универсиада уздырып шаккатырган булса, чемпионат та иң югары дәрәҗәдә узды дип горурланып әйтә алабыз. Бик күп райондашларыбыз да әлеге ярышларның шаһиты булдылар. Сүз - аларга. Әлфинә РИЗВАНОВА...

Бу якшәмбедә Казанда ике атна буе бөтен дөньяны шау китергән су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатына нокта куела. Моннан ике ел элек Татарстан Универсиада уздырып шаккатырган булса, чемпионат та иң югары дәрәҗәдә узды дип горурланып әйтә алабыз.
Бик күп райондашларыбыз да әлеге ярышларның шаһиты булдылар. Сүз - аларга.
Әлфинә РИЗВАНОВА - Әгерҗе шәһәре:
- Башкалабызда узган чемпионатта минем кебек алты ярыш караган тагын берәрсе булдымы икән?! Ерак араларны якын итеп Казанга барып, өч көн андагы матурлыкка хозурланып йөрдем, дөньякүләм танылган спортчыларны якыннан күрү бәхетенә ирештем. Хыялымның тормышка ашуына сөенеп, үзебезнең спортчылар өчен горурланып йөргән көннәрем әле. Синхрон йөзү, трамплиннан сикерүчеләрне үз күзләрем белән күрү күптәнге хыялым иде. Иң беренче синхрон йөзүнең соло төрендә катнашкан Наталья Ищенко, аннан аның Светлана Ромашина белән "инопланетянин"нар булып биюләрен сокланып күзәттем. Бу кызларның спорттагы уңышлары белән моңа кадәр дә гел кызыксынып килә идем. Әмма аларны үз күзләрем белән күреп, нәкъ менә үзебезнекеләр өчен җан атуым әйтеп бетергесез матур тәэсирләр калдырды. Ищенко - унтугызынчы, Ромашина унсигезенче тапкыр Дөнья чемпионы булдылар.
Россия кызларының команда белән чыгышын тын да алмый күзәттем. Менә бу, ичмасам, синхрон йөзү. Җанатарларның россиялеләр өчен ничек көч биргәннәрен, кычкырып-сызгырганнарын, алкышлаганнарын күрсәгез... Әлеге өч ярышта да безнекеләр пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. Алтын медаль хөрмәтенә Россия гимны яңгыраганда күздән яшьләр чыкты хәтта.
"Казан-Арена"да суга сикерү ярышларының да шаһиты булдым. Өч метр биеклектәге трамплиннан сикерү буенча ярышларда Кытай спортчылары Россия егетләре Евгений Кузнецов һәм Илья Захаровны алтын медальсез калдырды. Ә бит безнекеләр сайлап алу турында беренчелеккә чыкканнар иде.
Хезмәттәшем Наилә Харисова белән Швейцария спортчылары белән дә аралаштык. Алар безгә ярышларга билетлар да тәкъдим иттеләр. Аннан Тирсә авылы кызы - ярышларда волонтер булып эшләгән Илдания Низамбиева, Иж-Бубый егете "Татар радиосы" ди-джее Булат Җиһангәрәев-Бәйрәмовны җәмәгате Ләйсән белән күрү дә матур тәэсирләр калдырды. ФИНА паркында "Волга-Волга" инструменталь ансамбле, Санкт-Петербургның "Искушение" театры чыгышларын да рәхәтләнеп тыңладык.
Мин үзем дә спорттан ерак тормыйм. Йөгерергә яратам, йөзү буенча да сынатмыйм. Телевизордан футбол, хоккей, биатлонны төн уртасына кадәр карап хозурланам.
Фәридә САЛИКОВА - Тирсә авылы:
- Мондый матурлыкны телевизордан карау бер нәрсә, ә менә аны үз күзләрең белән күрү, ярыш атмосферасына "чуму" - бөтенләй аңлатып бирә алмый торган хис-кичереш. ФИНА паркында артистларның чыгышлары, җанатарлар йортында булу, спортчыларны якыннан күрү әйтеп бирә алмаслык матур тойгылар калдырды. Казан урамнарында шулкадәр чисталык, матурлык, чәчәкләр.
Мин трамплиннан суга сикерү һәм синхрон йөзү ярышларын карадым. Россия спортчылары Надежда Бажина суга сикерү буенча алтынчы урынга калса да, синхрон йөзүдә Светлана Ромашина беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Гомумән, синхрон йөзүнең барлык төрендә дә безнекеләр беренчелекне яуладылар.
Чемпионатка багышлап ясалган сувенирлар алып, фотосурәткә төшеп, рәхәтләнеп ял итеп кайттык Казаннан.
Марина МИХАЙЛОВА - Пеләмеш авылы:
- Казанда узачак мавыктыргыч ярышка билетларны без март аенда ук алып куйган идек. 31 июльдә гаиләбез белән синхрон йөзү ярышларына бардык. Спортчыларның чыгышларын өч зур экраннан күзәтеп була иде. Безнең команда, 98 балл җыеп, беренче урын яулады. Икенчедә - Кытай, өченчедә Япония командасы булды. Ялык-йолык килеп торган су костюмнары, елмаюлы йөзләре белән истә калыр безнең чемпионнар. Әле бит аларга медальләрне дә үзебезнең республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Аның исемен әйтүгә зал дәррәү кул чапты.
Үзебез дә спортчы гаиләсе булгач, ил данын яклап чыгыш ясаган егет-кызлар өчен җан ату икеләтә рәхәт булды.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев