Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Россия спортчылары Олимпия уеннарыннан Мәскәүгә бүген кайта

    Пхенчханда Олимпия уеннары төгәлләнде. Россия җыелмасы спортчылары Пхенчхандагы Олимпия уеннарыннан Мәскәүгә бүген кайтачаклар. Бу хакта "Шереметьево" халыкара аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия олимпиячеләре дүшәмбе " "Шереметьево"" халыкара аэропортының D терминалына 18:00 сәгатьтә кайтып төшәчәк. Спортчыларны каршылау чарасында Россия спорт министры Павел Колобков, Россия Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков, Олимпиадада...

    Пхенчханда Олимпия уеннары төгәлләнде.

    Россия җыелмасы спортчылары Пхенчхандагы Олимпия уеннарыннан Мәскәүгә бүген кайтачаклар. Бу хакта "Шереметьево" халыкара аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Россия олимпиячеләре дүшәмбе " "Шереметьево"" халыкара аэропортының D терминалына 18:00 сәгатьтә кайтып төшәчәк. Спортчыларны каршылау чарасында Россия спорт министры Павел Колобков, Россия Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков, Олимпиадада Россия спортчылар делегациясе җитәкчесе Станислав Поздняков катнаша.

    Милләттәшебез Алинә Заһитованы каршы алырга Мәскәү татарларының да баруы көтелә, дип Мәскәү татарлары социаль челтәрләрдә фикер алыша.

    ("Татар-информ")

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: