Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Россия спортчыларына җиңүләр телибез

Әле узган ел гына Казанда җәйге Универсиада уеннарын уздырып җибәргән идек. Вакыт дигәнең сизелми дә уза. Инде бүген Сочида XXII кышкы Олимпиадага старт бирелә. Бу - илебез тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Россиядә беренче тапкыр уздырылучы Олимпиада уеннарына безнең райондашларның фикере нинди, алар кайсы спортчыларга өметләр баглыйлар? Спорт яратучы райондашларга...

Әле узган ел гына Казанда җәйге Универсиада уеннарын уздырып җибәргән идек. Вакыт дигәнең сизелми дә уза. Инде бүген Сочида XXII кышкы Олимпиадага старт бирелә. Бу - илебез тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе.
Россиядә беренче тапкыр уздырылучы Олимпиада уеннарына безнең райондашларның фикере нинди, алар кайсы спортчыларга өметләр баглыйлар? Спорт яратучы райондашларга шул сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Сирень ГАЛИУЛЛИН - Тирсәдә кул көрәше буенча тренер:
- Мин әле кечкенә идем, Мордывыйда өченче хуҗалык булып без телевизор алдык. Шуннан бирле бер генә Олимпиаданы да калдырганым юк. Бигрәк тә чаңгы спортын, биатлон, хоккейны яратып карыйм. 1972 елда Япониядә узган Олимпиаданы әле бүгенгәчә хәтерлим. Анда чаңгы ярышларында совет спортчысы Вячеслав Веденинга тиңнәр булмады. Ул 30 чакрымлы дистанциядә алтын медаль яулаган беренче совет спортчысы булды һәм эстафетада финишка Норвегия чаңгычысын бер минутка артта калдырып килеп командага җиңү китерде. Беренче тапкыр Россиядә узучы Олимпиадада да үзебезнекеләргә зур өметләр баглыйм. Хоккейда финалга чыгачагыбызга ышанам, биатлонда Дмитрий Малышко, Евгений Устюгов, Антон Шипулин, Ольга Зайцева, чаңгы спортында Максим Валегжанин, Александр Легков, Никита Крюков пьедесталга күтәрелерләр дип уйлыйм. Хоккейда көндәшләребез Чехия, Канада, Швеция көчле булсалар да, россиялеләрнең финалга чыгасына өмет зур. Гомумән, кайсы гына төрне алсак та, фигуралы шуу, бобслей, чана спортымы - безнекеләр җиңү яуларга тиеш.

Юрий ВАСИЛЬЕВ - Күләгәш авыл җирлеге башлыгы:
- Олимпиада башлану мизгелләрен гаиләбез белән түземсезләнеп көтәбез. Бик күп чаңгычылар тәрбияләгән тренер буларак, үзем чаңгы спортына, биатлонга һәм, әлбәттә, хоккейга өстенлек бирәм. Россия командасы өчен чыгыш ясаучы яшь биатлончы Александр Логиновка Олимпиадада зур өметләр баглыйм. Тәҗрибәле Евгений Устюгов, Ольга Вилухина да сынатмаслар. Гомумән, безнең Күләгәштә биатлон яратмаган бер генә кеше дә юктыр. Спортчылар җиңелсәләр, урамда кемне генә очратсаң да сүз шул турыда бара. Бергәләп җиңелү сәбәпләрен эзли башлыйбыз, кәеф тә төшә. Хәтта өйдә җәмәгатем Надежда белән берара эндәшешмибез дә. Ә спортчылар пьедесталга күтәрелсәләр, кояш чыгамыни... Ул көнне кош тоткандай сөенәбез. Хатыным фигуралы шууны да карарга ярата. Гомумән, Олимпиада уеннары барганда телевизорны бер генә минутка да сүндермәячәкбез һәм Россия командасы спортчылары өчен көч бирәчәкбез.
Бу көннәрдә сөенечле мизгелләр тагын булачак әле. Ижауда Россия Кубогына биатлон ярышларында улыбыз Саша һәм шәкертем Евгений Шамеев катнашачак. Россиядә Олимпиада узганда алар да сынатмаслар.

Гөлүсә ГАТАУЛЛИНА - Девәтернә мәктәбенең физкультура укытучысы:
- Мин гомер буе спорт тормышында кайнап яшим. Укучыларым да, үзем дә, ирем Рәфис тә хоккей белән "җенләнгәнбез". Үзебезнең "Ак Барс" командасы өчен ничек көч биргәнне күрсәгез иде... Әлеге команда уенчысы - туганыбыз Дмитрий Обухов өчен бигрәк тә борчылып торабыз. Хоккей яратучы малайлар ярышлар тәмамлангач та телефоннан шалтыраталар, алар белән фикер алышабыз, җиңсәләр бер-беребезне котлыйбыз. Ә Олимпиада вакытында, әлбәттә, Россия җыелма командасының җиңүен теләячәкбез.
Гаиләбез белән биатлонны да карыйбыз. Ижауда яшәүче кызларым бигрәк тә ярата әлеге спорт төрен. Әлбәттә, Олимпиада барган көннәрдә мәктәптә укучылар белән фикер алышулар уздырачакбыз. Россия спортчыларына матур җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев