Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Сау бул, Олимпиада!

Унҗиде көнгә сузылган Олимпиада бер мизгел кебек узып та китте. Сочида узган XXII кышкы Олимпиада Россия тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылачак. Россия спортчылары, 13 - алтын, 11 - көмеш, 9 бронза - барлыгы 33 медаль яулап, хәтта СССР тарихындагы рекордны узып киттеләр һәм зур җиңү яуладылар. Диана СУБАЕВА -...


Унҗиде көнгә сузылган Олимпиада бер мизгел кебек узып та китте. Сочида узган XXII кышкы Олимпиада Россия тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылачак. Россия спортчылары, 13 - алтын, 11 - көмеш, 9 бронза - барлыгы 33 медаль яулап, хәтта СССР тарихындагы рекордны узып киттеләр һәм зур җиңү яуладылар.

Диана СУБАЕВА - Күләгәш мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы:
- Сочи Олимпиадасы - ныклап төшенеп һәм аңлап караган беренче Олимпиадам. Мин бу уеннарда бигрәк тә чаңгычылар һәм биатлончылар өчен көч бирдем, алар өчен нык борчылдым. Беренче көннәрдә Германия, Норвегия спортчылары бер-бер артлы медальләр яулый башлагач, безнекеләр өчен борчылу да барлыкка килгән иде. Ә шулай да күңелдә өмет чаткылары сүнмәде, барыбер могҗиза көттем. Һәм соңгы өч көн, чынлап та, Россия спортчыларының бик тә көчле булуларын исбатлады. Биатлон эстафетасында хатын-кызлар - көмеш, ир-егетләр алтын алгач, кош тоткандай булдым. Антон Шипулинның финишта Германия спортчысын узып китүен күргәч ничек сөенгәнемне үзем генә беләм. Чаңгычыларның 50 чакрымга узышуларын да башыннан ахырына кадәр карадым. Менә булдырдылар егетләр! Легков, Вылегжанин артыннан финишка өченче булып килгән Черноусовка "Афәрин!". Пьедесталга күтәрелгән бу өч Россия спортчысы өчен гаиләбез белән горурландык.
Үзебез дә чаңгы спортын бик яратабыз. Бабам Виталий - спорт ветераны, районда танылган чаңгычы һәм биатлончы. Әтиемнең дә бу спорт төрендә ирешкән уңышлары байтак. Мин дә чаңгыны бик яратам, ярышларга барырга атлыгып торам.

Илшат ГАЙНЕТДИНОВ - спорт һәм туризм бүлеге начальнигы:
- Олимпиада барган көннәрдә төн йокылары качты. Кичтән бөтен ярышларны да карап бара алмагач, иртәнге сәгать өчтә торып телевизор кабыза идем. Иң кызганычы, әлбәттә, хоккейда җиңелү булды. Командада бик көчле хоккейчылар булып та ярымфинал уеннарына чыгалмавыбыз бик аяныч, әлбәттә. Бу тренерның ялгышы дип уйлыйм. Барлык көчле спортчыларны Малкин, Овечкин, Дацюк, Радуловны берьюлы уенга чыгару дөрес булмады. Алар мәсәлдәге кысла, чуртан, аккош кебек төрлесе төрле якка тарттылар команданы. Ирләр генә түгел, хоккей яратучы бик күп хатын-кызлар да финал уеннарын нәкъ менә Россия командасы белән күрергә өметләнгәннәр иде, ни кызганыч, безнекеләр уеннардан бик тиз төшеп калдылар. Нәтиҗәдә, финалда 3:0 исәбе белән Канада Швецияне тар-мар итте. Хатын-кызлар хоккеенда да Канада командасына тиңнәр булмады. Киләчәктә гүзәл затлар да бик дәртләнеп уйнаучы әлеге спорт төренә илдә генә түгел, республикада да игътибар зур булыр дип ышанам. Үзебезнең районда да яшь буын бик теләп хоккей белән шөгыльләнә. Хәтта кызлар да әлеге спорт төренә тартыла хәзер.
Шунысына сөенәм, Олимпиадада мавыктыргыч ярышлар, бик күп җиңүләр дә булды. Шорт-тректа моңа кадәр безнең илнең бер генә алтын медаль дә яулаганы юк иде. Ә Виктор Ан, барысының да борынына чиртеп, өч - алтын, бер бронза медаль иясе булды. Сноубордта ике алтын, берәр көмеш һәм бронза медаль яулавыбыз да - россиялеләрнең Олимпиада тарихында тәүге уңышлары. Бобслей ярышларын да телевизор каршында борчылып, җан атып карадык. Зубков белән Воеводаның ике тапкыр Олимпия чемпионнары булуына ничек сөенмисең инде...
Гомумән, бу Олимпиададан соң бик күп әти-әниләр балаларын фигуралы шуу, шорт-трек секцияләренә китерерләр дип ышанам. Россия спортчыларының турнир таблицасында беренче урынга күтәрелүләренә сөенмәгән кеше калмагандыр... Олимпиада уеннарындагы матур мизгелләрне әле кат-кат искә төшерербез. Ә 7-16 мартта Паралимпия уеннарын карап янә үзебезнекеләр өчен көч бирәчәкбез.
Татьяна ЕГОРОВА, Әгерҗе урман хуҗалыгы урман мастеры:
- Мин кечкенәдән фигуралы шууга гашыйк. Тик без үскәндә бу спорт төре белән шөгыльләнер өчен хәзергедәй мөмкинлекләр юк иде шул. Әнием каяндыр иске генә тимераяклар алып кайтып биргәч ничек сөенгәнемне хәзер дә яхшы хәтерлим. Фигуралы шууга булган мәхәббәтем хәзер дә сүрелмәде. Телевизордан "Ледниковый период" тапшыруын бик яратып карыйм. Олимпиада барышында да фигуралы шуучыларны күзәтеп барырга тырыштым. Үзебезнекеләрнең һәр чыгышын яратып карасам да, Олимпиада чемпионы Аделина Сотникованыкына чын-чынлап гашыйк булдым. 17 яшьлек бу кыздагы чыдамлыкка, дәрткә, үҗәтлеккә сокланырлык шул. Башка бер генә ил спортчысының программасы да аныкы кебек катлаулы түгел иде. Ә Аделинаныкы башыннан ахырына кадәр катлаулы элементлар белән үрелеп барды. Олимпиада ябылыр көнне әлеге программаларны тагын бер кат кабатлап күрсәттеләр. Ирем өйдә юктан файдаланып (ул фигуралы шууны карарга яратмый), рәхәтләнеп тагын бер кат карап кинәндем һәм безнең спортчылар өчен чиксез горурлык хисләре кичердем. Фигуралы шуу буенча Россиядә талантлар җитәрлек һәм Кореяда узачак Олимпиадада Сочида ялгыз шууда көмеш медаль яулаган 15 яшьлек Юлия Липницкаяның да пьедесталның иң югары баскычына күтәреләчәгенә ышанам. Парлы шууда алтын медаль алган Татьяна Волосожар һәм Максим Траньковның биюләренә ничек гашыйк булмыйсың инде тагын?! Үзләре дә, киемнәре дә, хәрәкәтләре дә кабатланмас бит аларның. Озын сүзнең кыскасы, безнең фигуралы шуучылар булдырдылар. Алар спортның бу төре буенча Советлар Союзы вакытындагы даныбызны кабат кайтардылар. Ә хатын-кызлар арасыннан ялгыз шууда моңа кадәр әле беркемнең дә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелгәне юк иде. Безгә шундый кабатланмас мизгелләр бүләк иткән спортчыларыбызга рәхмәт.
Олимпиада тәмамлангач, янә "Ледниковый период" тапшырулары белән канәгатьләнергә туры килә инде.

ХХХ
Сау бул, Олимпиада! Тагын дүрт елдан Көньяк Кореяда очрашканга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев