Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Сезон кызу булачак

Хоккей буенча Татарстан беренчелеге ярышларына старт бирелер алдыннан Әгерҗе Боз сараенда хоккей сезонын ачуга багышланган матур бәйрәм булды. Шәһәребездә Боз сарае ачылганнан бирле ерак, шәһәр читендә урнашкан дип тормыйлар, теләкләре булган әти-әниләр, улларын эш вакытына, ял көненә туры килүгә карамастан, тренировкаларга йөртәләр. Тренерлар Әсгать Гарифуллин, Алексей Яковлев, Евгений Грошев, Валерий...

Хоккей буенча Татарстан беренчелеге ярышларына старт бирелер алдыннан Әгерҗе Боз сараенда хоккей сезонын ачуга багышланган матур бәйрәм булды.
Шәһәребездә Боз сарае ачылганнан бирле ерак, шәһәр читендә урнашкан дип тормыйлар, теләкләре булган әти-әниләр, улларын эш вакытына, ял көненә туры килүгә карамастан, тренировкаларга йөртәләр. Тренерлар Әсгать Гарифуллин, Алексей Яковлев, Евгений Грошев, Валерий Зашихин да шәкертләренең республикада танылуларын телиләр. Кайвакыт кырысрак, бик таләпчән булсалар да, җиде кат тирләре чыкканчы шөгыльләнсәләр дә, малалайлар яраталар үзләрен. Әгерҗе яшүсмерләре үзләре дә хоккей белән "авырганнар" инде. Алар моны яшермиләр дә.
- Сыйныфташларым Рөстәм Шакиров, Рөстәм Насыйбуллин белән бер генә тренировканы да калдырмыйбыз. Спорт белән шөгыльләнү укуга зыян китерми. Теләк булса, барысына да өлгерәбез, - ди Альберт Дериглазов.
Бәйрәмдә фигуралы шуу осталары Рада Ребякова белән Диана Коновалованың бозда үзләренең ничек матур, ышанычлы тотуларын карап сокландык. Радага нибары 5 яшь кенә булса да, бик күп хәрәкәтләрне бер ялгышсыз ясый. Ә Диананың боз өстендә шөгыльләнү тәҗрибәсе бар инде. Бу кызларның Татарстанда Әгерҗене танытачакларына һич шик юк.
Аннан бозга бер-бер артлы хоккейчылар чыктылар. Әле хоккейга йөри башлаганына ике генә ай булса да, 5 яшьлек Егор Девятов, әнә, ничек абыйлары янында горур басып тора. Аның белән бергә бу көнне әнисе Светлана да сөенечен яшерә алмады.
- Чын дөресен әйткәндә, Егор хоккей белән бу кадәр мавыгып китәр дип уйламаган идек. Менә хәзер һич кенә дә боздан аерып булмый үзен. Тренировкаларны көтеп ала. Бара алмый калсак, шундук кәефе төшә, - ди.
Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Илназ Сәфәров та:
- Үсеп килүче буында шушы спорт төренә мәхәббәт уятучы тренерларга чын күңелдән рәхмәт. Әле ярый, үзебезнең Боз сарае бар дип сөенәбез. Хәзер ярышларга йөрергә 45 урынлы автобус та бирделәр. Балаларыбыз рәхәтләнеп шөгыльләнсеннәр генә, - диде ул.
Җәй көне Красный борда узган җыенда спорт буенча матур күрсәткечләргә ирешкән бер төркем хоккейчылар Александр Белов, Адель Хаҗиев, Әмир Мөфтәхетдинов, Рөстәм Шакиров һәмә хоккей командасындагы бердәнбер кыз Лиана Луканинага Мактау грамоталары тапшырылды. Егор Девятов иң яшь хоккейчы буларак бүләкләнде.
Бу көнне Әгерҗе, Сарапул, Кечево, Ижаудан килгән тәҗрибәле хоккейчылар арасында дусларча очрашу булды. Бу - "Әгерҗе хоккей лигасы" уеннары башланыр алдыннан репетиция иде. Хәзер көн саен 19 сәгать 30 минутта зурлар арасында хоккей ярышлары узачак. Спортчыларга җан атарга килегез.
Узган якшәмбедә Әгерҗе Боз сараенда 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенә дә старт бирелде. Бу көнне безнекеләр Мамадыш спортчылары белән очраштылар. Татарстанда танылган мамадышлылар безнекеләргә караганда көчлерәк булса да (исәп: 10:7), хөкемдарлар әгерҗелеләрнең сезонга яхшы әзерлекләрен билгеләп уздылар. Бу атнада Әгерҗенең яшь хоккейчылары Минзәләгә ярышка барачаклар.
- Татарстан беренчелегенә ярышлар бик кызу булачак. Әмма Әгерҗенең яшь хоккейчылары сынатмас дип ышанабыз, - ди спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев