Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Шабаевлар көрәшчеләрне бүләкләргә күмделәр

70-80 елларда Әгерҗе Сабантуйларында күп тапкырлар батыр калган мөхтәрәм көрәшче Баян Шабаев истәлегенә аның уллары - Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Фаяз һәм шәхси эшмәкәр Марат ШАБАЕВлар икенче ел рәттән туган төбәкләрендә көрәш сөючеләр арасында бәйге уздырдылар. Бу олы бәйгенең быелгысы Әгерҗедә "Бердәм...

70-80 елларда Әгерҗе Сабантуйларында күп тапкырлар батыр калган мөхтәрәм көрәшче Баян Шабаев истәлегенә аның уллары - Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Фаяз һәм шәхси эшмәкәр Марат ШАБАЕВлар икенче ел рәттән туган төбәкләрендә көрәш сөючеләр арасында бәйге уздырдылар.
Бу олы бәйгенең быелгысы Әгерҗедә "Бердәм Россия" көне" узган көнгә туры килү аеруча сөенечле булды. Партия активистлары, төрле министрлык вәкилләре дә 2нче мәктәптә милли көрәш бәйгесен рәхәтләнеп күзәттеләр. Әнә, яшь көрәшчеләргә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавын һәм теләкләрен җиткергәч яшүсмерләр бер башка үсеп киткәндәй тоелдылар.
Ә бәйге, чынлап та, киеренке һәм мавыктыргыч узды. Келәмгә район көрәшчеләреннән тыш, Менделеев, Чаллы, Алабуга, Удмуртиядән йөздән артык яшүсмер чыкты.
- Көндәшләрнең төрле төбәкләрдән булуы бик яхшы. Якташ көрәшчеләрнең үзләрен келәмдә ничек тотуларын беләбез инде. Ә менә читтән килгәннәр белән бил алышуы кызык. Шулай да башкаладан килгән җитәкчеләр күзәткәндә һич кенә дә сынатырга ярамый безгә, - ди узган ел әлеге бәйгедә мәктәп укучылары арасында абсолют батыр калган Нияз Мусин.
Нияз да, аның белән бер командадан булган Тирсә көрәшчеләре Илнар Ваһапов, Әлмир Әхмәтшин да сынатмадылар. Алар барысы да - өченче урында. Ә менә үз үлчәү категориясендә беренче урын алып, абсолют батыр өчен келәмгә чыгарга әзерләнүче Эльвир Гыймазовның дулкынлануы йөзенә чыккан.
- Бик күп бәйгеләрдә пьедесталга күтәрелдем. Ә бүгенге бәйге аеруча истәлекле. Районда күп еллар элек танылган көрәшче булган Баян аганың оныклары без бит, дисәм дә, ялгыш булмас. Бу бәйгедә узган ел алган медальне дә кадерле бүләк итеп саклыйм. Аның янына бу бәйгедән тагын берәү өстәләчәк, - ди Эльвир.
Әмма Эльвирга абсолют җиңүче булу бәхете елмаймады. Кечкенәләр арасында Көчек мәктәбе укучысы, бик күп бәйгеләр җиңүчесе Гадел Сабирҗанов, зурлардан Чаллы көрәшчесе Илназ Әгъләҗев беркемгә дә бил бирмәделәр. Ә беренче урыннарны Алабугадан Амаль Васильев, Илшат Шәфыйков, Әгерҗедән Субхан Шәрипов, Хәмзәали Шәрипов, Кадыбаштан Илсаф Фәрхетдинов, Айдар Закиров, Менделеевскидан Азат Гыйбаев, Көчектән Гадел Сабирҗанов, Илфат Минһаҗев, Ямурзадан Самат Хикмәтуллин, Тәбәрледән Эльвир Гыймазов, Чаллыдан Айнур Зиатдинов, Илназ Әгъләҗев яуладылар.
Җиңүчеләрне бертуган Шабаевлар бүләкләргә күмделәр. Махсус ясалган медаль һәм Кубоклар, акчалата бүләкләргә ничек сөенмисең инде...
- Быел әлеге бәйгене үзем белем алган 2нче шәһәр мәктәбендә уздыруыбызга сөенәм. Туган төбәгебездә спортка гашыйк балаларның күп булуы да горурлык хисләре уята. Бик күп еллар Әгерҗе эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган әтиебезнең исемен мәңгеләштерү максатыннан көрәш бәйгесе уздыру турында күптән хыяллана идек. Ниһаять, менә ике ел инде без Әгерҗе көрәшчеләрен сөендерәбез. Әлеге көрәш турнирын уздыруны матур традициягә кертәбез. Димәк, киләсе елга очрашканга кадәр, - диде Фаяз Баян улы.
"Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Сергей Мухин, "Агро-Кама" ширкәте директоры Илгиз Салихов та бәйгегә бүләкләрне мулдан алып килгәннәр иде. Алар иң яхшы көрәш алымнары күрсәткән, тамашачы мәхәббәтен яулаган яшүсмерләргә мультиваркалар тапшырдылар.
Районыбызда бик еш көрәш бәйгеләре уза. Көрәшчеләргә бүләкләр дә һәрчак мулдан әзерләнә. Инде милләтебезнең йөзек кашы булган татарча көрәш бәйгесенә тагын берәү - бертуган Шабаевлар уздыра торган турнир да өстәлде. Аның да дәвамлы булуын телибез.
Озакламый милли бәйрәм - Сабан туй җитә. Ә аның бизәге, әлбәттә, татарча көрәш. Көрәшчеләр анда да сынатмаслар, районыбыз данын башка төбәкләрдә узучы бәйрәмнәрдә дә якларлар дип ышанасы килә.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев