Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Шабаевлар кубогына – көрәш

Әгерҗедә икенче ел рәттән 70-80 елларда район Сабан туенда, бәйгеләрдә бик күп тапкырлар абсолют батыр калган Баян ШАБАЕВ истәлегенә көрәш турниры узды. Әлеге турнирны батыр якташыбызның уллары - Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Фаяз һәм шәхси эшмәкәр Марат Шабаевлар уздырды. Районыбызның Исәнбай, Кадыбаш,...

Әгерҗедә икенче ел рәттән 70-80 елларда район Сабан туенда, бәйгеләрдә бик күп тапкырлар абсолют батыр калган Баян ШАБАЕВ истәлегенә көрәш турниры узды.
Әлеге турнирны батыр якташыбызның уллары - Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Фаяз һәм шәхси эшмәкәр Марат Шабаевлар уздырды. Районыбызның Исәнбай, Кадыбаш, Тәбәрле, Көчек, Ямурза, Тирсә авылларыннан тыш, быелгы бәйгедә Менделеев, Чаллы, Алабуга һәм Удмуртиядән дә көрәшчеләр катнашты.
Бәйгедә Алабугадан Амаль Васильев, Илшат Шәфыйков, Әгерҗедән Субхан Шәрипов, Хәмзәали Шәрипов, Кадыбаштан Илсаф Фәрхетдинов, Айдар Закиров, Мендеевскидан Азат Гыйбаев, Көчектән Гадел Сабирҗанов, Илфат Минһаҗев, Ямурзадан Самат Хикмәтуллин, Тәбәрледән Эльвир Гыймазов, Чаллыдан Айнур Зиатдинов, Илназ Әгъләҗев үз үлчәү категорияләрендә беренчелекне яуладылар. Ә абсолют батыр булып Гадел Сабирҗанов һәм Илназ Әгъләҗев калдылар. Җиңүчеләргә бертуган Шабевлар әзерләгән бүләкләр - медальләр, Мактау грамоталары, Кубоклар, акчалата бүләкләр тапшырылды.
"Агро-Кама" ширкәте төрле номинацияләрдә җиңгән көрәшчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев