Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән бу көннәрдә районыбыздагы балалар бакчаларында "Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар" исеме астында спорт чаралары узды. Шәһәребезнең 9нчы бакчасында Дания Арманшина, Любовь Шушакова, Светлана Мельникова спорт бәйрәмен урта төркемдә йөрүче балалар белән үткәрделәр. Спорт формасындагы әти-әниләр һәм малайлар-кызларның биремнәрне үтәүгә әзер булулары күренеп тора:...


Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән бу көннәрдә районыбыздагы балалар бакчаларында "Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар" исеме астында спорт чаралары узды.
Шәһәребезнең 9нчы бакчасында Дания Арманшина, Любовь Шушакова, Светлана Мельникова спорт бәйрәмен урта төркемдә йөрүче балалар белән үткәрделәр. Спорт формасындагы әти-әниләр һәм малайлар-кызларның биремнәрне үтәүгә әзер булулары күренеп тора: кәефләре күтәренке, төрле хәрәкәтләр ясап тәннәрен "җылыталар".
- Сочида Олимпиада барган көннәрдә тәрбиячебез Любовь Шушакова балалар һәм әти-әниләр арасында спорт чарасы уздырачакларын әйткәч, бик теләп ризалаштым. Кызым Дарина да калышмас дип уйлыйм. Без биремнәрне үтәүгә әзер, - дип алдан ук үзен дә, кызын да ярышларга әзерләп куйды Ләйсән Галиева.
Бәйрәмгә килгән Куян белән Баканың ярышуын күзәткән балалар бернинди спорт төре белән шөгыләләнмәүче, хәтта иртән физкультура ясарга да иренүче Куянга:
- Ул спорт белән шөгыльләнмәгәч еш авырый һәм ялкау булып үсә, - дип бәя бирделәр. Ә Баканың җитезлеге һәм осталыгы сокландырды аларны.
- Без дә иртән бит-кулны салкын су белән юабыз, физкультура ясыйбыз, саф һавада күбрәк уйныйбыз. Ә чыныккан балалар авырмыйлар, - дип җавап бирделәр.
Биш яшьтә генә булсалар да, нәниләр җитди, әмма бик хәрәкәтчән, җитезләр булып чыктылар. Әнә, "Күңелле эстафета"да никадәр араны сикереп уздылар. Әниләр белән дә эстафетада узыштылар алар. Монысында кашыктагы кәнфитне финишка җиткәнче төшерергә ярамый иде. Ә кәнфит эләктергән бала аны югалтамы соң инде?!
"Светофор" биремендә ник бер бала ялгышсын? Кызыл, яшел, сары төсләрнең нәрсә аңлатуын бик төгәл әйттеләр балалар.
Шәһәребездә айкидо һәм кул сугышы секцияләренә йөрүче яшүсмерләр төрле күнегүләр ясап күрсәткәч, малайларның күзләрендә очкыннар күренде. Алар дәррәү "үскәч мин дә бу түгәрәккә йөриячәкмен", - диделәр. Бәйрәм ахырында бергәләп "Без иң яхшы спорт гаиләсе" дигән җырны башкардылар. Бәйгедә дуслык җиңде һәм һәр катнашучыга истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев