Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Сочи Олимпиадасына – бер ел

Нәкъ бер ел элек, ягъни 7 февральдә 20 сәгать 14 минутта Сочида кышкы Олимпиада ачылу тантанасының шаһитлары булдык. 16 көн буе телевизор яныннан китә алмадык. Фигуралы шууда Евгений Плющенконың катнашмавы билгеле булгач, күзләргә яшь килде. Хоккейда Россия командасының җиңелүе коточкыч фаҗига кебек тоелды. Шорт-трек буенча Виктор Анның өч алтын медаль...

Нәкъ бер ел элек, ягъни 7 февральдә 20 сәгать 14 минутта Сочида кышкы Олимпиада ачылу тантанасының шаһитлары булдык.
16 көн буе телевизор яныннан китә алмадык. Фигуралы шууда Евгений Плющенконың катнашмавы билгеле булгач, күзләргә яшь килде. Хоккейда Россия командасының җиңелүе коточкыч фаҗига кебек тоелды. Шорт-трек буенча Виктор Анның өч алтын медаль алуы тарихта булмаган хәл иде. Бу җиңү өчен күккә сикерердәй булып шатландык. Биатлончылар, чаңгычылар, бобслейчылар, фигуралы шуу осталарының һәм башкаларның бер-бер артлы медальләр яулавына сөендек, үзебезнекеләр белән горурлану хисләре кичердек. Әлеге тарихи вакыйгадан соң бер ел вакыт узса да, Олимпиада мизгелләре - күпләребезнең һаман да күз алдында.
Иманым камил, ярышларны күзәткән йөзләгән райондашлар Олимпиада барган көннәрдә Сочида булу турында хыялланганнардыр. Спортчыларны якыннан күрү, алардан автографлар алу, икенче яшьлеген кичергән Сочи белән танышу...
Менә шул могҗизаны үз күзләре белән күреп кайткан Красный бордан Венера ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА әле дә Сочи хатирәләре белән яши. Бу көннәрдә ул аннан алып кайткан сувенирларны кулына ала, фотосурәтләр карый.
- Сочидагы Олимпиадага бару хыялда бар иде. Әмма аның тормышка ашачагына һич кенә дә ышанмадым, - ди ул.
Октябрь, ноябрьдә үк инде спортны үз итүче, бигрәк тә биатлон һәм фигуралы шууны яратып караучы Венера ханым билетларның бәяләре белән кызыксына башлый. Аның бик тә йә ачылу, йә ябылу тантаналарына эләгәсе килә. Әмма билетлар бик кыйммәт һәм алар сатылып та беткән була инде. Шулай да төшенкелеккә бирелми ул.
- Мондый зур чарага кеше үз гомерендә бер тапкыр гына эләгергә мөмкин. Ә нигә аны кулдан ычкындырырга дип уйладым. Аннан улым Артур да: "Әйдә, әни, мин синең 50 яшьлек юбилееңа онытылмас бүләк ясыйм, - дип сөендерде, - ди Венера ханым.
Улының тырышлыгы һәм осталыгы белән тиз арада Интернет аша җанатар паспорты эшләнә, хатын-кызлар хоккеена һәм керлингка билетлар алына.
Эштән ял сорау, Казан аэропортында язгы киемнәргә күчеп самолетка утыру һәм күп көннәр хыялланган Сочига килеп төшү...
Менә ул хыял... Менә ул матурлык... Менә ул могҗиза... 16 февральдән 19ына кадәр Венера ханым, әнә шулай, гүзәллек һәм спорт дөньясына чума. Февраль аенда 16 градус җылылыкта, тирә-якта лалә чәчәкләре атып утырганда, бөтен җирдә яшеллек хөкем сөргәндә кышкы спорт чаралары уздыру сәеррәк тоелса да, моңа беркем дә гаҗәпләнми.
Иртәнге сәгатьтә үк "Карлыгач" электр поездында Олимпия уеннарын ачу тантанасы узган "Фишт" стадионына юл ала ул. "Шайба" Боз аренасында хатын-кызлар арасында узган хоккей ярышларын күзәтә. "Ледяной куб" үзәгендә керлинг ярышларының шаһиты була.
- Керлинг уеннары берничә мәйданчыкта берьюлы узды. Германия, Канада, Кытай спортчыларының уеннарын беренче рәткә утырып рәхәтләнеп карадым. Бу спорт төрләренә билетлар бик кыйммәт түгел иде, - ди ул.
"Җанатарлар йорты" турында да Венера ханым дөньяларын онытып сөйләде.
- Россия җанатарлары йортына үткәч тә спортчылар турындагы стендларны күзәтергә, алар янында фотога төшәргә мөмкин иде. Монда "Җанатар белешмәлеге" китабын, төрле сувенирлар да бүләк иттеләр. Китапта Олимпиадада катнашкан һәр Россия спортчысы турында белешмә бирелгән. Аннан мин Корея йортында да булдым. 2018 елда Олимпиада нәкъ менә шул илдә узачак бит, - ди Венера ханым.
Волонтерларның ягымлы мөнәсәбәте, адым саен музыкантлар, җырчы-биючеләрнең чыгышлары - барысы, барысы да әле дә матур төш кебек күңелендә саклана аның.
- Тагын шунысын әйтим әле, кая гына керсәң дә - кибеткәме, чәчтарашханәгәме, кафегамы - биредәге хезмәткәрләрнең Олимпиада алдыннан махсус курсларда укып, югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүләре сокландырды, - ди якташыбыз.
- Сочидагы матурлыкны сөйләргә сүзләр дә таба алмыйм. Моны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Бирегә бер атнага һәм Казандагы Универсиадага бармаганыма бик үкенәм. Хәзер дә телевизордан спорт ярышларын караганда Сочи күз алдына килә. 7 февральдә 1нче каналдан Олимпиада мизгелләрен күрсәтәчәкләр. Әнә шул тапшыруларны зарыгып көтәм. Аны караганда тагын матур хатирәләргә бирелермен инде, - ди Венера Гыйльметдинова.
... Нәкъ өч елдан безгә Кореяда узачак Олимпиаданың шаһитлары булырга, үзебезнең спортчыларга көч бирергә , аларның җиңүләрен теләргә язсын.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев