Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Спорт күгендә – яңа йолдызлар

Сочида Олимпия уеннары гөрләгән көннәрдә Әгерҗедә дә ел спортчыларын билгеләү тантанасы уздыру иң мөһим, истәлекле вакыйгаларның берсе булгандыр, мөгаен. Лада Гульнева, Миләүшә Гыймранова, Алексей Маркитонов, Андрей Биянов, Татьяна Корнева - районыбыз тарихы битләренә соңгы елларда "Ел спортчысы" исемен яулаган спортчылар буларак кереп калдылар инде. Ә быел бу лаеклы исемне алырга...


Сочида Олимпия уеннары гөрләгән көннәрдә Әгерҗедә дә ел спортчыларын билгеләү тантанасы уздыру иң мөһим, истәлекле вакыйгаларның берсе булгандыр, мөгаен.
Лада Гульнева, Миләүшә Гыймранова, Алексей Маркитонов, Андрей Биянов, Татьяна Корнева - районыбыз тарихы битләренә соңгы елларда "Ел спортчысы" исемен яулаган спортчылар буларак кереп калдылар инде. Ә быел бу лаеклы исемне алырга кемнәр дәгъва кылды соң? Менә алар: "Спутник" командасы капкачысы Кирилл Булдаков, Кадыбаш мәктәбеннән физкультура буенча республика олимпиадасы җиңүчесе, җиңел атлетика буенча район җыелма командасы әгъзасы Фәрһад Рәсүлев, кул сугышы буенча бик күп бәйгеләр җиңүчеләре Эрик Сергеев һәм Александра Синцова, көрәшче Диловар Наимов, кул көрәше буенча Европа чемпионы Ләйсән Гобәева, шушы ук спорт төре белән шөгыльләнүче Ләйсән Сабитова, фигуралы шуу остасы Гүзәл Хуҗахмәтова. Әлеге спортчылар бу исемне алуга барысы да лаек, әлбәттә. Чөнки алар - районда гына түгел, чит төбәкләрдә дә матур җиңүләр яулап, район данын еракларда танытучылар. Без спортчыларыбыз арасында Татарстан, Россия, Европа чемпионнары булуга чын күңелдән горурланабыз һәм мәктәпне тәмамалагач та аларның спорттан аерылмауларын телибез.
Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәрһад Рәсүлев һәм 1нче гимназиянең 7 сыйныф укучысы Гүзәл Хуҗахмәтова "Ел спортчылары" дип игълан ителүгә зал көчле алкышларга күмелде.
- Бу минутларда нинди хисләр кичерүебезне аңлатырга сүзләр табалмыйм. Кызыбыз Гүзәл, чынлап та, бик сәләтле. Шәһәрдә Боз сарае ачылганнан бирле 6 яшеннән фигуралы шууга йөри. Ул район чараларында гына түгел, республика ярышларында да катнаша һәм җиңүләр яулый. Фигуралы шуу буенча беренче разряд алуы да фәкать үзенең тырышлыгы аркасында гына, - ди Гүзәлнең әтисе Эдуард сөенече белән уртаклашып.
- Телевизордан фигуралы шуу ярышларының берсен дә калдырмый карап барам. Олимпиадада Россия спортчыларына көч бирәм. Бигрәк тә Евгений Плющенко, иң яшь катнашучы 16 яшьлек Юлия Липницкая өчен җан атам. Минем дә алар кебек фигуралы шуу остасы буласым килә. Ә Россиядә Олимпиада барган көннәрдә әлеге исемне яулавым гомергә онытылмаслык матур истәлек булып калачак. Ә минем уңышларымда, әлбәттә, тренер Александр Карнизовның өлеше зур, - ди Гүзәл.
Фәрһадне без кечкенәдән нәфис сүз остасы, уку алдынгысы дип беләбез. Соңгы елларда аның спорт белән "җенләнгәне" беркемгә дә сер түгел. Ул - көрәшче, волейбол, баскетбол буенча мәктәп командасы капитаны, җиңел атлетика буенча районда да аңа тиңнәр юк. Ике ел рәттән физкультура буенча республика олимпиадасында призлы урын яулап та сөендерде ул. Быел бик җаваплы елы булса да, Фәрһад укуга да, спортка да өлгерә.
- Фәрһад - мәктәбебезнең йөзек кашы. Ике ел рәттән физкультура буенча республикада җиңү яулавы да аның спортны ничек яратуы турында сөйли. Аның үрнәгендә бик күп малайлар һәм кызлар сәламәт яшәү рәвешен сайлыйлар. Соңгы елларда күп кенә район бәйгеләрендә укучыларыбызның призлы урыннар алуларында Фәрһаднең йогынтысы зур булды. Аның "Ел спортчысы" исемен яулавын ишеткәч, сөенечтән нишләргә белмәдек, - ди мәктәп директоры Фәния Рәшитова.
Әнә шулай, районыбызның спорт күгендә яңа йолдызлар кабынды.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев