Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Спорт мәйданчыгы сезне көтә

Әгерҗедә 4нче мәктәп артындагы зур гына мәйдан гомер-гомергә ташландык хәлдә булды. Ә хәзер анда шәһәр балалары рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнә ала. Узган атнада әлеге спорт мәйданчыгын төзегән "СтройГигант" ширкәте директоры Тигран Агаджанян мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллинага мәйданчыкның символик ачкычын тапшырды. Әгерҗе балаларының олы шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Валерий Макаров,...

Әгерҗедә 4нче мәктәп артындагы зур гына мәйдан гомер-гомергә ташландык хәлдә булды. Ә хәзер анда шәһәр балалары рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнә ала.

Узган атнада әлеге спорт мәйданчыгын төзегән "СтройГигант" ширкәте директоры Тигран Агаджанян мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллинага мәйданчыкның символик ачкычын тапшырды. Әгерҗе балаларының олы шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Валерий Макаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов та килгән иде.
- Татарстан Россиянең спорт башкаласы дип танылды. Республика данын яклардай спортчылар нәкъ менә Әгерҗе кебек районнардан, авыллардан үсеп чыга. Ә моның өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов район үзәкләрендә, авылларда спорт мәйданчыклары төзүне бурыч итеп куйды. Бала дәрестән соң урамда "тырай" тибеп йөрмәсен, ял вакытын файдалы итеп үткәрсен өчен мондый мәйданчыклар бик тә кирәк. Барыгыз да спортчы булып китә алмаса да спорт белән шөгыльләнүегез киләчәк тормышыгызда зур ярдәм итәр. Буп-буш урында шундый мәһабәт спорт мәйданчыгы үсеп чыгуга бик тә сөендем. Ул спорт сөюче балалар авазыннан тынып тормасын, - диде Рафил Ногъманов.
Биредә укучыларга баскетбол, волейбол, футбол уйнау өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Бигрәк тә, футболчы малайлар сөенгән. Ясалма яшел үләнле футбол кырында беренче тренировкаларын да башлаганнар алар. Мәйданчыкта теннис уйнарга да, тренажерларда шөгыльләнергә дә, рәхәтләнеп таганда атынырга да була.
- Республика җитәкчелегенең балаларга шушы олы бүләгенә укучыларыбыз бик сак карасыннар, ватмый-җимерми шөгыльләнсеннәр иде. Укытучылар иң тәртипсез укучыларны да, ата-аналар тыңламаучы балаларын да шушы мәйданчыкларга китерә алсалар, бездә яшүсмерләр арасында җинаятьләр дә кимиячәк, - диде Валерий Макаров.
- Белгәнегезчә, 1 сентябрьдән Татарстанда ГТО нормативларын тапшыру тормышка ашырыла башлый. Бу спорт мәйданчыклары укучыларны физик яктан әзерләүдә зур ярдәм итәр. Без 3нче һәм 2нче мәктәпләр янәшәсендә дә, авылларда да шундый мәйданчыклар ачылуын телибез, - дигән теләген җиткерде спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов.
Тантанага килгән кунаклар мәйданчыктагы спорт корылмаларын сокланып карап йөрделәр. Район башлыгы теннис уйнап алды, соңыннан яшь футболчылар кунаклар белән истәлеккә фотога төштеләр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев