Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Спортчылар Әгерҗене таныта

Әгерҗе Сабан туенда спортчыларны бүләкләү - күптәннән килгән матур традиция. Районда гына түгел, Татарстан, Россия, хәтта Европа чемпионатларында катнашып, зур уңышлар яулаган көчле, батыр спортчыларыбыз сәхнә түренә чыккач, Сабантуй мәйданы алкышларга күмелде. Алар - районыбыз горурлыгы, үсеп килүче буынга үрнәк. Әле күптән түгел генә кул көрәше буенча Бакуда узган Европа...

Әгерҗе Сабан туенда спортчыларны бүләкләү - күптәннән килгән матур традиция.
Районда гына түгел, Татарстан, Россия, хәтта Европа чемпионатларында катнашып, зур уңышлар яулаган көчле, батыр спортчыларыбыз сәхнә түренә чыккач, Сабантуй мәйданы алкышларга күмелде. Алар - районыбыз горурлыгы, үсеп килүче буынга үрнәк.
Әле күптән түгел генә кул көрәше буенча Бакуда узган Европа чемпионатында ике көмеш медаль яулаган каты куллы Тирсә кызы Альмира Хәбибуллина тиздән Литвада узачак Дөнья чемпионатында районның гына түгел, Татарстан данын яклаячак. Шушы ук авылдан Рафис Мифтаховның да уңышлары бер "кочак". Ул быел армспорт буенча Идел буе федераль округы чемпионатыннан медаль белән кайтты. Район, авыл Сабан туйларында бик күп бүләкләр отты. Шәкертләре белән бергә Сабантуй сәхнәсендә бүләкләнгән тренерлары Сирень Галиуллинга күз тимәсен. Ул үзе дә әле яшьләргә бирешергә теләми, ярышларда катнаша. Аңа әле тагын күп еллар спорт өлкәсендә армый-талмый эшләргә язсын.
Кул сугышы буенча да уңышларыбыз күп безнең. Европа чемпионы, спорт мастерлыгына кандидат Артур Русских, шушы ук спорт төре белән шөгыльләнүче Алмаз Сафиуллин да сәхнә түрендә бүләкләнделәр. Ә менә соңгы елларда Әгерҗедә популярлык казанган айкидо секциясе җитәкчесе Азат Шурманов шәкертләренең чыгышларын көчле алкышларга күмелде. Тренерның үзен дә сәхнә түрендә бүләкләделәр. Ижаудан килеп яшүсмерләрдә әлеге спорт төренә мәхәббәт тәрбияләүче Азат Ренат улына рәхмәт дими, ни дисең.
Пенсионерларның да спорт белән дус булуларына сокланабыз. Инде берничә ел "Өченче буын" республика спартакиадасында катнашучы Рудольф Әүхәдиев быел йөгерү, озынлыкка сикерү, дартс буенча алдынгы урыннар яулады. Спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов спортчыларга зур уңышлар, матур җиңүләр теләде һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев