Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Спортчылар взводы

Җиңү көнендә Әгерҗе стадионында узган спорт бәйрәмен тамаша кылганнар районыбызның яшь спортчылары белән, чын мәгънәсендә, горурланганнардыр. ҖИҢҮНЕ ЯКЫНАЙТУЧЫЛАР Бөек Ватан сугышында илебезнең җиңү яулавында совет спортчыларының да өлеше ифрат зур булуы, фашист гаскәрләрен тар-мар итүдә төрле алымнар кулланып эш итүләре мәгълүм. Алар парашюттан сикерү осталары булганнар, бәрелешләргә барганда чаңгыларда җилдергәннәр,...

Җиңү көнендә Әгерҗе стадионында узган спорт бәйрәмен тамаша кылганнар районыбызның яшь спортчылары белән, чын мәгънәсендә, горурланганнардыр.
ҖИҢҮНЕ ЯКЫНАЙТУЧЫЛАР
Бөек Ватан сугышында илебезнең җиңү яулавында совет спортчыларының да өлеше ифрат зур булуы, фашист гаскәрләрен тар-мар итүдә төрле алымнар кулланып эш итүләре мәгълүм. Алар парашюттан сикерү осталары булганнар, бәрелешләргә барганда чаңгыларда җилдергәннәр, сугышчыларны да спорт серләренә төшендергәннәр. Яралыларга медицина хезмәте күрсәтүдә актив катнашканнар. Госпитальләр каршында җәйге спорт мәйданчыклары булдырып ярышлар оештырганнар, яралыларны физкультура белән дәвалаганнар. Советлар Союзы Герое Петровның: "Һәр спортчы яуда берничә гади сугышчыны алыштыра ала, ә спортчылар взводы - батальоннан ышанычлырак", дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел.
УҢЫШЛАРДАН БАЛКЫЙ ЙӨЗЛӘРЕ
Соңгы елларда шәһәребезгә дә, авылларга да спорт нык үтеп керде. 4 яшьтән алып баланы төрле секцияләргә бирергә була хәзер. Әгерҗе спортчыларының уңышлары да - бер бәйләм.
Әнә, чаңгы, футбол, хоккей, милли көрәш, кул сугышы, җиңел атлетика һәм башка дистәләгән спорт төре белән шөгыльләнүче малайлар-кызлар тренерлары белән бергә трибуна алдыннан узалар. Йөзләрендә нур балкый. Ә аның җиңүләрдән, уңышлардан балкыганын чамалавы кыен түгел.
Әгерҗенең яшь футболчыларын хәзер республикада гына түгел, Россиядә дә беләләр. Районыбызның кызлар футбол командасы да бар хәзер. Алар да матур уңышлары белән сөендерәләр.
Мари чаңгычыларының район данын яклап республикада, Удмуртиядә чыгыш ясауларына да бик сөенәбез. Кыш буе республиканы аркылыга-буйга йөриләр мари чаңгычылары. Бер сезонда гына да күпме медаль яулана! Җәй көне дә тренировка тукталып тормый. Әнә, спорт бәйрәменә килгәч тә роликларда стадионны ничә кат әйләнделәр икән алар?!
Татарның йөзек кашы булган милли көрәшне үз итүче яшүсмерләр дә елдан-ел арта. Кул көрәше буенча Әгерҗедә хәтта Европа чемпионнары да бар.
Кул сугышы секциясендә шөгыльләнүче малайлар-кызлар да бик күпләрнең борыннарына "чиертәләр". Бу көнне яшүсмерләр кобудо һәм армия кул сугышы буенча осталыкларын күрсәттеләр.
- Әле күптән түгел Чаллыда Татарстан Чемпионатында катнаштык. Әгерҗе командасы, Чаллы спортчыларыннан гына калышып, икенче урын яулады. Медальләр саны 30га җитте, - ди тренер Рөстәм Майоров.
Боз сараенда 148 яшүсмер - хоккей, 70 бала фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Аларның чыгышлары да көчле алкышларга күмелде.
Җиңел атлетика, волейбол, бокс, аэробика секцияләренә йөрүчеләр дә стадион кырында матур чыгышлары белән таң калдырдылар.
- Без сезнең белән горурланабыз, кечкенәдән спортны үз итүегезгә сөенәбез. Районыбыз данын яклап төрле төбәкләрдә ярышларда катнашуыгыз һәм җиңүләр яулавыгыз - әти-әниләрегез, тренерларыгыз өчен дә зур куаныч, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Балаларга белем бирү-савыктыру үзәге директоры Валентина Федорова тапшырган Мактау грамотлары яшь спортчыларга Җиңүнең 70 еллык бәйрәме мизгелләрен бик озак искә төшереп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев