Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Спутник“ – тагын көмеш призер

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге бишенче тапкыр үсеп килүче буын арасында хоккей ярышлары уздырды. Әгерҗе эчке эшләр бүлегендә хокук сагында торучылар район күләмендәге бер генә спорт чарасыннан да читтә калмыйлар, бигрәк тә Боз сараенда хоккей уйнарга яраталар. Үсеп килүче буынны чын ир-егетләр уены белән тагын да мавыктыру...


Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге бишенче тапкыр үсеп килүче буын арасында хоккей ярышлары уздырды.

Әгерҗе эчке эшләр бүлегендә хокук сагында торучылар район күләмендәге бер генә спорт чарасыннан да читтә калмыйлар, бигрәк тә Боз сараенда хоккей уйнарга яраталар. Үсеп килүче буынны чын ир-егетләр уены белән тагын да мавыктыру өчен биш ел элек эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге үз Кубокларына хоккей турнирын башлап җибәргән иде. Быел аның масштабы тагын да киңәйгән. Әгерҗе хоккейчылары Ижау, Екатеринбург, Можга, Увадан килгән командалары белән очраштылар. Иртәнге сәгатьләрдән үк башланган уеннар кичкә кадәр дәвам итте.
- Көне буе хоккей ярышын күзәтәбез. Улыбыз Вилдан "Спутник" командасында дүрт ел инде хоккей белән шөгыльләнә. Каникулда да өйдә тормадылар балалар. Көн саен тренировка. Алҗып кайткач, кайвакыт жәлләп тә куям үзен. "Әллә хоккейны ташлыйсыңмы?" дип тә карыйм. Юк, ризалашмый. Шулкадәр яратып шөгыльләнә, - ди Лилия.
Берничә ел инде Әгерҗенең "Спутник" командасы финалда Ижауның "Гвоздика"сы белән очраша. Әмма моңа кадәр безнекеләргә ут күршеләребезне җиңү бәхете елмаймады. Бу юлы ничек булыр? Безнең уенчыларның әти-әниләре улларына ничек көч бирергә белмиләр: киңәшләре белән дә ярдәм итәләр, кычкыралар, сызгыралар... Әнә, беренче периодта безнекеләр капкасына бер алка очып кергәч, эх, дип авыр сулап куйдылар. Алар хәлен дә аңларга була. "Спутник"ка Татарстан Чемпионатында да призлы урынга эләгү өчен әз генә калган иде. Монысында беренчелеккә өметләнгәннәре сизелеп тора.
- Балаларыбыз уйнаган һәр ярышны күзәтеп барырга тырышам. Миңа аларның бозда үзләрен ышанычлы тотулары ошый. Тырышалар, барысы да - тәвәккәлләр. Чагыштырып карасаң, Ижау уенчылары безнекеләргә караганда "эрерәк". Әмма "кечкенә дә төш кенә" дигән әйтем дә бар бит әле. "Спутник" бирешергә тиеш түгел, икенче урын алсалар да, без балаларыбызга төшенкелеккә бирелергә ирек куймаячакбыз, алга таба матур җиңүләргә өметләндерәчәкбез, - диде Саша Беловның әнисе Людмила.
Икенче период төгәлләнгәндә Ижау уенчылары безнекеләр капкасына бер алка керттеләр. Хәлиткеч өченче период башланды. Уенчыларның алҗыганы сизелеп тора: егылулар да, алканы югалтулар да булды. Инде кунаклар тагын бер алка белән бүләкләгәч, безнекеләрнең җиңүенә бөтенләй өмет калмады. Хоккейчыларның кәефләре төшкәнлеге сизелеп тора:
- "Гвоздика" уенчылары белән безнең көчләр тигез дип уйлыйм. Без бөтен көчне башка командалар белән уйнауга бирдек. Финалда уйнарга хәл җитмәдеме, әллә безгә уңыш елмаймадымы, белмим, - дип фикерләре белән уртаклашты Милад Ильязов.
Эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов, милиция ветераны Сәүбән Сәфәров призлы урыннар яулаган Ижау, Әгерҗе, Екатеринбург уенчыларына медальләр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган "Спутник" командасыннан бердәнбер гүзәл зат Лиана Луканина белән Артур Аптековны да бүләкләделәр.
Шулай итеп, быел тагын көмеш призер булган "Спутник" уенчылары алдагы елга узачак турнирда пьедесталның иң югары баскычына күтәрелерләр дигән теләктә калабыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев