Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Спутник” – зона уеннарында беренче!

Шимбә көн шәһәребезнең хоккей җанатарлары өчен Әгерҗенең "Спутник" командасы Яңа елга онытылмаслык бәйрәм бүләк итте. Үз бозларында алар, Чаллы командасын 6:1 исәбе белән отып, Татарстан Республикасы беренчелегенә узучы зона уеннарында җиңү яуладылар. Мондый җиңүне күптән көткән идек без. 2001 елгы малайлар инде Әгерҗе Боз сараенда 4 ел уйнасалар да, беренче...

Шимбә көн шәһәребезнең хоккей җанатарлары өчен Әгерҗенең "Спутник" командасы Яңа елга онытылмаслык бәйрәм бүләк итте. Үз бозларында алар, Чаллы командасын 6:1 исәбе белән отып, Татарстан Республикасы беренчелегенә узучы зона уеннарында җиңү яуладылар.
Мондый җиңүне күптән көткән идек без. 2001 елгы малайлар инде Әгерҗе Боз сараенда 4 ел уйнасалар да, беренче елларда җиңелү ачысын күп татыдылар. Инде яшь хоккейчыларыбыз тренерлары ярдәмендә уенның серләренә төшенделәр. Хәзер алар хәтта зур шәһәрләрдәге яшьтәшләренең дә "борыннарына чиртәләр".
Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң бозга яшь хоккейчылар чыкты. Йөзләрендә бераз дулкынлану сизелсә дә, сиздермәделәр алар. Ике команда да бу уенның мөһимлеген аңлый, шуңа күрә күңелләрендә бары бер уй: ничек тә сынатмаска, җиңәргә. Чаллыдан килгән бер төркем ата-аналар үз командаларының җиңүенә зур өмет багладылар. "Әгерҗелеләр көчле, әмма сез бирешмәгез! Алга! Чаллы - чемпион!" дип кычкырып, уен дәвамаында көч биреп тордылар алар. Әмма беренче голл әгерҗелеләр файдасына булды. 7 минут уйнаганнан соң, Амаль Галимҗанов чаллылар капкасына беренче алканы кертте. Тагын берничә тайпылыш ясаганнан соң Даниил Кондратов исәпне 2:0 итте. Әнә шул исәп белән I период төгәлләнде. "Уенның беренче өлеше бик матур булды, икенчесе тагын да кызыклырак булыр дип өметләник", - дип җанатарларны ымсындырып куйды спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Илшат Гайнетдинов.
Чынлап та, Илшат Салиховичның сүзләре хак булды. Чаллы капкачысы Роман Фирстов 5 алканы үзләренең капкасына керттермәсә дә, II период төгәлләнергә 3 минут кала "Спутник" командасы капитаны Максим Грошев исәпне 3:0 итте. "Әгерҗелеләр уйнаган бер генә хоккейны да калдырмыйча карап барабыз. Мин улым Ярослав, аның белән бергә уйнаучы яшьтәшләре өчен дә сөенәм. Бүгенге хәлиткеч уенда да аларның җиңүләренә ышанычым зур", - диде Анна Чебукина, командага көч биреп.
Ә III периодта исәпләрен безнекеләр тагын 3 алка кертеп баеттылар. Уен башланып 3 минут вакыт узмады, исәп 5:0 булды. 8 минуттан тагын бер алка чаллыныкыларга очып керде. Инде безнекеләр "сухой"га җиңәләр дип торганда, уен төгәлләнергә берничә минут кала Чаллы командасы исәпне 6:1 итте.
Менә ул шатлыклы мизгелләр! Менә ул җиңү тантанасы! Кәшәкәләр, каскалар бозга оча. Кочаклашу, тәбрикләүләр... Йөзләрдә - сөенү, куану, горурлану билгеләре. Җанатарларның "Әгерҗе - чемпион! Афәрин! Булдырдыгыз!" дип кычкырулары... Шул мизгелләрдә уенны күзәткән һәркемнең Әгерҗегә җиңү китергән Алексей Яковлев һәм Әсхәт Гарифуллин шәкертләренең кулын кысып "Афәрин!" диясе килгәндер. Ниһаять, безгә дә җиңү килде. "Спутник", бик күп командаларны җиңеп, зона уеннарында беренчелеккә чыкты.
Уен тәмамлангач, иң-иңнәргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Чаллы командасының "Иң яхшы уенчысы" итеп капкачы Роман Фирстов танылды. Ә "Спутник"тан шундый ук исемгә 8нче сан астында уйнаган Даниил Кондратов ия булды. Ә махсус приз белән команда капитаны Максим Грошев бүләкләнде. Беренче тапкыр уенда катнашкан капкачы Көчек авылыннан Данис Галиуллин да бу көнне котлаулар кабул итте.
Яңа елда әле "Спутник"ны яңа уеннар көтә. Анда да сынатмаслар безнең яшь хоккейчыларыбыз дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев