Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тарихка кереп калган унике көн

    12 көн дәвамында бөтен планетаның күзе Казанда булды. 12 көн барыбыз да Универсиада рухы белән яшәде. 12 көн Универсиада уты бөтен планетадагы миллионлаган кешенең йөрәген җылытып торды. 12 көн телевизор экраныннан булса да Россия җыелма командасы, бигрәк тә аның составындагы Татарстан спортчылары өчен җан атып утырдык, көнсаен яулаган медальләренә чын...

    12 көн дәвамында бөтен планетаның күзе Казанда булды. 12 көн барыбыз да Универсиада рухы белән яшәде. 12 көн Универсиада уты бөтен планетадагы миллионлаган кешенең йөрәген җылытып торды. 12 көн телевизор экраныннан булса да Россия җыелма командасы, бигрәк тә аның составындагы Татарстан спортчылары өчен җан атып утырдык, көнсаен яулаган медальләренә чын күңелдән сөендек.

    Инде менә барысы да артта калды. "Казан-Арена" стадионында Универсиаданы ябу тантанасының беренче минутларында ук күңелне моңсулык биләп алды. Бу тантанага килгән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев: "Безне хәзер дулкынландыргыч һәм моңсу мизгелләр көтә. XXVII Универсиада белән хушлашыр минутлар җитә... Ләкин 160 илдән килгән спортчылар һәм кунакларның быелгы Универсиаданы һәм Татарстанны гомергә онытмаячакларына иманым камил. Казанны чын Универсиада башкаласы иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә, татарстанлылар! Казан бөтен планета яшьләренә үз йөрәген ачты, дуслаштырды, бәлки әле кайберләрегез биредә мәхәббәтен дә тапкандыр. Шуңа күрә бу шәһәрне оныту мөмкин түгел", - дигәндә, башкалабыз өчен горурлык хисләренең иге-чиге булмады. FJSU Президенты Клод-Луи-Гальен бу Уеннарны шундый югары дәрәҗәдә оештыруга иң югары бәя биреп, татарча "Сез булдырасыз!" дигәч, 45 меңлек зал көчле алкышлардан гөр килеп торды.

    Универсиада өчен барыгызга да рәхмәт!
    Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да: "Биш ел буе шушы Универсиаданы иң югары дәрәҗәдә оештыру өчен Россия җитәкчелеге, бөтен Татарстан халкы белән көнне-төнгә ялгап эшләдек. Ә бу 12 көн шулхәтле тиз узып та китте. 12 көн буе шәһәребез халкы бөтен ил спортчылары һәм кунаклары белән бер зур, дус гаилә кебек яшәде. Универсиада Казанны гына түгел, кешеләребезне дә фәкать яхшы якка гына үзгәртте. Универсиада безне күпме спорт объектлы итеп калдырды! Күпме юллар, метро станцияләре төзелде. Универсиада Казанны бөтен Җир шарына танытты! Моның өчен мин спорт объектларында эшләгән Татарстан халкына, бу көннәрдә Казанда иминлегебезне, сәламәтлегебезне саклаган полиция, медицина хезмәткәрләренә, тәмле ашлар белән сыйлаган аш-су осталарына, 20мең егет-кызны берләштергән волонтерлар отрядына иң олы рәхмәтемне җиткерәм", - дигәч, залның ничек гөрләгәнен күрсәгез иде. Бу рәхмәт сүзләре Универсиада көннәрендә башкалабызда хезмәт күрсәткән әгерҗелеләр адресына да дип кабул иттек.
    Тантана барышында без Җир шарыннан җыелган спортчылар парадын күрү бәхетенә дә ирештек. Ярышлар барышында аяк-кулларын сындырган көчле рухлы спортчылар култык таякларында, коляскада булса да Универсиада, Казан белән хушлашырга парадка чыкканнар иде. Сәхнәгә Россия командасы чыккач, тамашачылар аягүрә басып, берничә минут туктамыйча "Ура!" кычкырып сәламләделәр. Шул рәвешле илгә җиңү алып килгән спортчыларыбызга рәхмәтләрен, олы ихтирамнарын җиткерделәр. Бу мизгелләрдә күңелдә туган горурлык хисләрен аңлату мөмкин түгел. Россия командасы 292 медаль иясе булды! Шуның 155е - алтын, 75е - көмеш, 62се бронза. Әлеге команда составындагы Татарстан спортчылары да 40 медаль яулады. Дмитрий Медведев: "Мин Татарстан җанатарларының бөтен ярышларда да нинди азарт белән спортчыларыбызга көч биреп торганын телевизордан күреп таң калдым. Россиялеләрнең җиңүендә сезнең дә өлешегез бар", - дип Казан җанатарларына рәхмәт белдерде.
    Тантана барышында тамашачыларга тагын бер сюрприз ясадылар. Казанның 1нче бала тудыру йорты белән тоташтырылган телекүпер аша безгә экранда Универсиада ябылыр минутлар якынлашканда - төнге сәгать 11дә дөньяга яңа туып килүче нәни малайны күрсәттеләр. Сабыйны зал басып гөр килеп каршы алды.

    Хушлашулар бигрәк авыр

    ... Өч сәгать барган тамаша барышында бик күп матур мизгелләрнең шаһиты булып, үзебез дә шуның эчендә кайнап утыруларыбыз гомергә истә калыр. Бу бәхеткә бу юлы районыбыздан кырыклап кеше лаек булды. Алар арасында стадион төзелешенә аеруча зур өлеш керткән төзүчеләр, тренерлар, яшь спортчылар бар иде.
    Универсиада флагы төшерелеп, ул 2015 елда узачак җәйге Уеннарның хуҗасы Кореяның Кванджу шәһәренә бирелгәч, 12 көн буе стадион өстендә бөтен Казанга балкып торган Универсиада уты сүнгәч, күңелгә бик тә моңсу булды, әлбәттә. Төнге сәгать бер тулса да халык стадионнан таралырга ашыкмады. Урамга чыккач та "Россия - чемпион! Ура!"дигән сүзләр бик озак яңгырап торды әле.
    Тормыш дәвам итә... 2024 елгы Олимпаданы анда уздыруга дәгъва кыла алырлык дәрәҗәдә бүгенге Казаныбыз. Бу - безнең генә түгел, анда катнашкан бик күп дәрәҗәле кунакларның да фикере.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: