Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Татарстан беренчелегеннән – ун медаль

Кул көрәше буенча яңа сезонга старт бирелде. Әлеге сезонда беренче ярыш Татарстан беренчелегенә Казанда узды. Әгерҗе җыелма командасы составында барган 15 спортчының 10сы бу бәйгедән медальләр белән кайтты. Шунысы сөенечле, бәйгене ачу тантанасында Татарстан әләмен күтәрү хокукы Европа чемпионатында көмеш медаль яулаган Тирсә кызы Әлмирә Хәбибуллинага бирелде. Әлеге каты куллы...

Кул көрәше буенча яңа сезонга старт бирелде.
Әлеге сезонда беренче ярыш Татарстан беренчелегенә Казанда узды. Әгерҗе җыелма командасы составында барган 15 спортчының 10сы бу бәйгедән медальләр белән кайтты. Шунысы сөенечле, бәйгене ачу тантанасында Татарстан әләмен күтәрү хокукы Европа чемпионатында көмеш медаль яулаган Тирсә кызы Әлмирә Хәбибуллинага бирелде. Әлеге каты куллы кызыбызны Россия спорт мастеры исеменә лаек булуы белән дә котлыйбыз.
- Ә ярышлар бик киеренке булды, - ди тренер Сирень Галиуллин. - 14 командадан килгән барлык катнашучылар да бик көчле иде. Әмма команда буенча Чистайдан гына калышып II урын алуыбыз безнекеләрнең дә бу спорт буенча көчле булулары турында сөйли.
Тирсәдән Әлмирә Хәбибуллина, Кадыбаштан Гөлшат Дөлкәрнәева - беренче, Сарсак-Омгадан Марина Снурницена, спорт мәктәбеннән Рузилә Шаһиева - икенче, Кичкетаңнан Таңсылу Дәүләтшина, Тирсәдән Рафис Мифтахов, Көчектән Рияз Баһаутдинов, спорт мәктәбеннән Лилия Гыймазетдинова, Денис Әнвәров, Ринат Насыйров өченче урын яуладылар. Призлы урын алучылар ноябрь ахырында Идел буе федераль округы бепренчелегенә узачак ярышларда катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев