Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Чемпионаттан — илле биш медаль белән

Татарстанның җыелма командасына кертелгән кул сугышы белән шөгыльләнүче Әгерҗе яшүсмерләре Ижауда узган Идел буе федераль округының 1 чемпионатыннан 55 медаль белән кайттылар. Нәтиҗәдә Татарастан командасы икенче урынга чыкты. Ижауда федераль округ чемпионаты беренче тапкыр уздырылды. Шунысы сөенечле, Әгерҗенең иң көчле өч спортчысы бу зур ярышларда иң югары нәтиҗәләр күрсәтепспорт мастеры...

Татарстанның җыелма командасына кертелгән кул сугышы белән шөгыльләнүче Әгерҗе яшүсмерләре Ижауда узган Идел буе федераль округының 1 чемпионатыннан 55 медаль белән кайттылар. Нәтиҗәдә Татарастан командасы икенче урынга чыкты.

Ижауда федераль округ чемпионаты беренче тапкыр уздырылды. Шунысы сөенечле, Әгерҗенең иң көчле өч спортчысы бу зур ярышларда иң югары нәтиҗәләр күрсәтепспорт мастеры нормативларын үтәделәр. Алар бертуган Тигран һәм Грайр Аракелян һәм яшүсмерләрнең тренерлары Алексеңй Голосеев.Ә Эрик Сергеев спорт мастерлыгына кандидат нормативларын ике тапкыр үтәде.
Дөрес, әгерҗелеләргә бу җиңүләр җиңел бирелмәде. Аларның көндәшләре Россиянең сигез төбәгеннән җыелган Европа чемпионнары, танылган спортчылар иде. Ярышларның башыннан ахырына кадәр көрәш атмосферасы бик киеренке булды. Һәр үлчәү категориясендә 16дан алып 32гә кадәр спортчы иде. Финал сугышына кадәр аларга берничә этапны үтәргә кирәк иде. Ләкин безнекеләр югалып кала торганнар түгел. Шул ук вакытта барысы да сабыр, тыйнак, бернинди мин-минлек юк үзләрендә. Әнә максим Ермолаев җиңелүне белмәс спорт мастеры белән сугыша. Зал тып-тын калып аларны күзәтә. Безнең Максимның җиңүенә берсе дә өметләнмәгән иде башта. Аның шундый көчле сугышчыны җиңүен күреп, зал гөр килде. Бу Әгерҗе егет-кызларының бу чемпионатта мондый җиңүләре шактый булды. Үз категорияләрендә артур Русских, Алмаз Сафиуллин, Азалия Мөхәммәтҗанова, Даша Лукьяченко, Дания Гыйззәтова, Марина Королева, Яна Серебрякова, әАләбина Латыйпова белән Рената Шакирова хәтта ике тапкыр җиңү яуладылар. Тренер Наталья Заитованың шәкертләре Полина Варламова белән Диана Ситдыйкова да чемпионаттан алтын медалә белән кайттылар.
Балаларына көч биреп торырга кайбер әит-әниләр дә барганнар иде.
- Мин мондый ярышларда мораль яктан ял итәм. Бигрәк тә кызларым җиңү яуласа шатлыгымның иге-чиге булмый. Мин үзем дә яшүсмер чакта каратэ белән шөгыльләнә башлаган идем. Ләкин мондый зур җиңүләр насыйп булмады миңа6 менә кызларымның минем хыялны тормышка ашыруына ничек сөенмисең инде?! -ди шатлыгын яшерә алмыйча рената Шкированың әнисе Елена Осадчая. Аның төпчек кызы Яна да бу чемпионаттан ике көмеш медаль белән кайтты.
Әлеге ярыш нәни сугышчы Рафаэльга җиңү китермәсә дә ул төшенкелеккә бирелмәде. Аның ничек тырышып сугышканын күрсәгез иде... Хәер, мондый тырыш малайның җиңүләре күп булыр әле алда.
Идел буе округы чемпионатында әнә шулай биш дистәдән артык медаль яулап, Татарстан командасын икенче урынга чыгарган Әгерҗе сугышчыларын котлыйбыз!
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев