Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үтәгән егете – Татарстан чемпионы

    Алабугада "Сабантуй" журналы призына узган Татарстан беренчелеге бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре дә район данын яклап чыгыш ясадылар. Татарстанның иң көчле көрәшчеләре белән районыбыздан ундүрт яшүсмергә бил алыштырга туры килде. 2002-2003 елгылар арасында 100 килога кадәр үлчәү авырлыгында Үтәгәннән Денис ӘМИНЕВ, абсолют җиңү яулап, Татарстан чемпионы булды. Аңа акчалата премия, бүләк, Грамота...

    Алабугада "Сабантуй" журналы призына узган Татарстан беренчелеге бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре дә район данын яклап чыгыш ясадылар.

    Татарстанның иң көчле көрәшчеләре белән районыбыздан ундүрт яшүсмергә бил алыштырга туры килде. 2002-2003 елгылар арасында 100 килога кадәр үлчәү авырлыгында Үтәгәннән Денис ӘМИНЕВ, абсолют җиңү яулап, Татарстан чемпионы булды. Аңа акчалата премия, бүләк, Грамота һәм медаль тапшырылды.

    Кадыбаш мәктәбенең 10 сыйныфында укучы Денис тренер Рәшит Садыйков кул астында көрәш белән биш ел шөгыльләнә. Күптән түгел ул Исәнбайда узган район бәйгесендә абсолют җиңүче булган иде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: