Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Тимерьюлчылар Кубоксыз калды (+ фото)

Район башлыгы Кубогына бер айга якын барган футбол ярышларының финал уены бик тә мавыктыргыч булды. Быелгы турнирда 12 команда Кубок өчен көрәште. Әмма финалга аларның икесе - вагон депосының "ВЧД" һәм 4нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларыннан торган "Яшьләр" командасы гына килеп җитте. Берничә ел рәттән җиңү яулаган локомотив депосының "Йолдыз"...

Район башлыгы Кубогына бер айга якын барган футбол ярышларының финал уены бик тә мавыктыргыч булды.

Быелгы турнирда 12 команда Кубок өчен көрәште. Әмма финалга аларның икесе - вагон депосының "ВЧД" һәм 4нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларыннан торган "Яшьләр" командасы гына килеп җитте. Берничә ел рәттән җиңү яулаган локомотив депосының "Йолдыз" командасы быел, кызганычка каршы, беренче өчлеккә дә керә алмады. Өченче урынны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең "Удача" командасы яулады. Иң башта "юату" призы өчен стадионда әрмән егетләреннән торган "Арарат" һәм студентларны берләштергән "СУ" командалары уйнадылар. Әрмән егетләренә әти-әниләре, якыннары көч биреп торсалар да, "СУ" бу юлы көчлерәк булды. Үзләренекенә шулкадәр тырышып көч биргән әрмәннәр бәлки әле киләчәктә үзләре дә аерым турнир оештырмаслар микән дигән уй күңелгә кереп калды. Аннан футбол кырында хәлиткеч уеннар башланды. Кем ничек уйлагандыр, мин бу турнирда "ВЧД" "Яшьләр"нең борынына чиртер дигән идем. Әмма футбол кырында уен башлангач, нишләптер тимерьюлчылар көчсезрәк кебек тоела башлады. Туп та
әллә кая очып китә, ялгышалар да, егылып та калалар... Ә яшьләр дилбегәне бик тиз кулга алдылар. Беренче тайм башланып, 10 минут узуга тимерьюлчыларн
ың капкасына туп очып та керде. Ә "Яшьләр"нең капкачысы Влад Долженков ничә тапкыр тупны тоты калды икән? Дөрес, яңадан тимерьюлчылар да үз капкаларына тупка очып керергә мөмкинлек бирмәделәр. Ике команда да берничә тайпылыш ясаса да, нәтиҗә булмады. Шулай итеп, 1:0 исәбе белән "Яшьләр" җиңү яулады. Уенның төгәлләнүе турында баш хөкемдар хәбәр итүгә, "Яшьләр" күккә "сикерделәр". Бу - аларның мондый зур бәйгедә тәүге җиңүләре. Район башлыгы Валерий Макаров уенчыларны тәбрикләде, аларга киләчәктә районыбыз данын республика югарылыгында күрсәтүләрен теләде. Төрле номинацияләрдә җиңгән Эмиль Хәкимов, Влад Долженков, Илнур Галимҗанов, Дмитрий Болотов, Александр Красноперов, Ринат Арасланов, Андрей Бушмелевка бүләкләр тапшырды. Призлы урыннарга чыккан командалар да бүләкләргә ия булдылар.Бу турнирда иң яше - "Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" командасында уйнаган 11 яшьлек Эмиль Хәкимовка абыйлары белән уйнау ошаган.
- Үзем 4 ел футбол белән шөгыльләнәм инде. Безнең 4нче мәктәптә үзебезнең команда да бик көчле. Бик күп ярышларда җиңүләр яуладык. Ә зурлар белән уйнау бигрәк тә рәхәт булды. Хәтта мин дә әле аларны өйрәтеп тордым, - ди ул.
- Хәзер бит футбол уйнау өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Элек без йөрдек ул калтырап торган автобуслар белән. Шулай да бөтен республиканы әйләнә идек. Әгерҗенең җыелма "Локомотив" командасын белмәгән кеше сирәк иде. Үзем 6 сыйныфта укыганда кирпеч заводы командасында, аннан 3 елдан Әгерҗе җыелма командасында уйный башладым. Сезонга 25-35 туп кертә идем капкага. Әлбәттә, үзем тимерьюлчы буларак "ВЧД" командасы өчен көч биргән идем бу уеннарда. Әмма "Яшьләр" остарак булдылар, - ди заманында Әгерҗенең данлыклы футболчысы Эдуард Бикбашев. Ветеран спортчы 80нче елларда Әгерҗедә тренер булып эшләгән, бик күп яшьләрне спортка тарткан Игорь Кропачев истәлегенә футбол ярышлары уздырсыннар иде дигән теләген дә җиткерде. Шулай итеп, бу көнне иң бәхетлеләр "Яшьләр" иде. Әнә, алар Кубок тапшырылгач та аны кулдан-кулга йөрттеләр. Киләчәктә сезгә яңа җиңүләр насыйп булсын, егетләр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев