Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тирсә кызы Альмирага тиңнәр юк

    Мәскәүдә 14-21 яшьлекләр арасында Россия беренчелегенә узган кул көрәше ярышында безнең районның каты куллы кызларына да бәхет елмайды. Тирсәдән Альмира Хәбибуллина сул кулы белән - беренче, уң кулы белән икенче урын яулады һәм Россия җыелма командасы составында Европа һәм Дөнья беренчелеге ярышларында катнашу хокукы алды. Альмираны бәйгегә балаларга белем бирү-савыктыру...

    Мәскәүдә 14-21 яшьлекләр арасында Россия беренчелегенә узган кул көрәше ярышында безнең районның каты куллы кызларына да бәхет елмайды.

    Тирсәдән Альмира Хәбибуллина сул кулы белән - беренче, уң кулы белән икенче урын яулады һәм Россия җыелма командасы составында Европа һәм Дөнья беренчелеге ярышларында катнашу хокукы алды. Альмираны бәйгегә балаларга белем бирү-савыктыру үзәге тренеры Сирень Галиуллин әзерләде.

    Бу ярышта катнашкан Руслан Закировның шәкерте - Әгерҗе кызы Диана Гобәева - бишенче урында.

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: