Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Тирсәдә Расим Закиров истәлегенә Сәламәтлек көне узды + ФОТО

Бүген Тирсәдә Расим Закиров истәлегенә багышланган Сәламәтлек көне узды. Чараның инициаторлары - Расим аганың туганнары. - 5 январьда әтиебезгә 65 яшь тулган булыр иде. Спартакиада уздыру көне итеп нәкъ менә әлеге көнне сайлавыбыз шуның белән бәйле. Әтиебез шашка, шахмат, волейбол уеннарын бик яратты. Үзе дә бик теләп уйный, башкаларны да...

Бүген Тирсәдә Расим Закиров истәлегенә багышланган Сәламәтлек көне узды. Чараның инициаторлары - Расим аганың туганнары.

- 5 январьда әтиебезгә 65 яшь тулган булыр иде. Спартакиада уздыру көне итеп нәкъ менә әлеге көнне сайлавыбыз шуның белән бәйле. Әтиебез шашка, шахмат, волейбол уеннарын бик яратты. Үзе дә бик теләп уйный, башкаларны да җәлеп итә белә иде. Шуңа бүгенге спорт чарасында райондашларыбыз үз көчләрен нәкъ менә әлеге спорт төрләрендә сынаячак, - диде мәрхүмнең улы, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров.

Расим аганың истәлегенә багышланган мондый спорт чарасы районда инде өченче тапкыр уза. Моңа кадәр спортчылар Кырынды, Иж-Бубый җирлекләрендә очрашкан иде. Быелгы ярышлар исә спортчыларның күп булуы белән аеруча үзенчәлекле. Әйтик, волейболда 16 команда көч сынашты. Шахмат, шашка уйнаучылар да 20дән артык иде. Ярышларның нәтиҗәләре белән безнең сайтта иртәгә таныша аласыз. Җиңүчеләргә нинди бүләкләр тапшырылганын да хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев