Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Тирсәнең каты куллы кызы Дөнья чемпионатыннан медаль белән кайтты

Төркиянең Анталия шәһәрендә кул көрәше буенча Дөнья чемпионаты төгәлләнде.

Россиядә беренче урын яулаган Тирсә кызы Альмира ХӘБИБУЛЛИНА да илебезнең җыелма командасы составында 45 илдән килгән иң көчле спортчылар белән бергә әлеге чемпионатта осталыгын күрсәтте.

  • Мин әлеге дөньякүләм ярышта өченче тапкыр сыналдым. Бәйгедә елдан-ел катнашучылар саны арта баруы сөендерә. Бу яшүсмерләрнең кул көрәше спортын сайлаулары турында сөйли бит. Быел, мәсәлән, Анталия шәһәре 1200 спортчыны кабул итте, – дип сөйли Альмира.

Тирсәнең каты куллы кызы ярышта бары Молдова һәм Казахстаннан килгән көндәшләренә генә сыната. Нәтиҗәдә, ул өченче урын ала.

Бу Альмираның Дөнья чемпионатында яулаган икенче бронза медале инде. Быел үзен медаль һәм Грамотадан тыш, Кубок белән дә бүләклиләр.

  • Миндә балачактан спортка мәхәббәт тәрбияләгән, ярышларга йөрткән тренерым Сирин абый Галиуллинга рәхмәт! Бәйгеләргә барган саен минем өчен җан атып торучы әти-әниемә дә бик рәхмәтле мин. Бу минем яшьләр категориясендә катнашкан соңгы чемпионат булды. Киләчәктә зурлар төркемендә чыгыш ясый башлыйм. Анысында да сынатмам дип уйлыйм, – ди Альмира. 

Без дә каты куллы спортчыга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев