Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Традиция дәвам итә

Быел кыш безне ишеп-ишеп яуган карлары белән сөендермәсә дә, язның беренче атнасында яңадан кышка кергәндәй булды. Бөтен тирә-юнь ап-ак карга күмелде, көннәр дә сындырып җибәрде. Шуңа күрәдерме, матур традициягә әйләнгән "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы призына уздырылучы ярышка килүчеләрнең дә кәефләре күтәренке, йөзләре шат иде. Җомга көн бик җилле булганлыктан, ярышлар бәлки...

Быел кыш безне ишеп-ишеп яуган карлары белән сөендермәсә дә, язның беренче атнасында яңадан кышка кергәндәй булды. Бөтен тирә-юнь ап-ак карга күмелде, көннәр дә сындырып җибәрде. Шуңа күрәдерме, матур традициягә әйләнгән "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы призына уздырылучы ярышка килүчеләрнең дә кәефләре күтәренке, йөзләре шат иде.
Җомга көн бик җилле булганлыктан, ярышлар бәлки уздырылмас та дип уйлаган идек. Әмма шимбә җил дә, буран да юк, ялтырап кояш чыкты. Чаңгы спортын сөюче олысы-кечесе "Имәнлек"кә җыелдылар. Чаңгычыга бит кар, чаңгы һәм күтәренке кәеф кенә кирәк!
Яшь чаңгычылар теркәлү узганчы, мөхтәрәм ветераннар инде дистанцияне әйләнеп килергә дә өлгерделәр. Аларның дәртләре ташып торуына сокланырсың, билләхи! Барлык катнашучыларга да 2 чакрым араны узарга кирәк иде. "Һава торышы яхшы булганда мин көн саен чаңгыда 10 чакрым араны җилдерәм. Ә 2 чакрым нәрсә ул?! - дип елмайды спорт ветераны Маннур Исхаков. Алга китеп шунысын да әйтик: ярышлар барган арада Маннур Исхакович дистанцияне 5 тапкыр әйләнеп килде. Мария Стесикова да аннан калышмады. Иң беренче булып ветераннар көч сынашты. 70 яшьлекләр 50 яшьлекләр белән бергә стартка бастылар һәм, әйтергә кирәк, аларга лаеклы көндәшләр булдылар.
Бу көнне хезмәт коллективлары вәкилләре район Спартакиадасы исәбендә ярыштылар. Иң активлары газ-эксплуатация хезмәткәрләре булды. Шулай ук локомотив депосы, ШЧ-12, финанс-бюджет палатасы, территориаль казначылык, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә сынатмадылар. Исәнбай һәм Красный бордан да чаңгычылар килгән иде. Шунысы да бик күңелле булды: бу категориядә Удмуртиядән килгән чаңгычылар да узышты. Ут күршеләребез Кече Пургадан һәр бәйгегә бик теләп йөрәгәннәрен беләбез инде. Ә менә Александр Тихонов Можгадан тикле нәкъ менә әлеге ярышка дип ашыкынып килгән. Улының училище данын яклавын кызыксынып күзәткән Александр үзен дә сынап карарга теләде һәм шаккаттырды. Ул беренчелекне яулады.
Бәйгедә танылган спортчыларыбыз катнашуы үзе бәйрәм булды. Антон Скоболев башта үзе укыган 2нче мәктәп, аннан соң 27нче училище өчен чапса, хәзер ул Казанда эшли һәм бәйгегә күңел кушуы буенча чыккан. "Мондый матур көнне өйдә ятып буламыни?" - диде ул. Байтуганнан чаңгы ярышларында актив катнашучы һәм бик күп җиңүләр яулаучы Алевтина Сайпышеваны да сөенеп каршы алдык. 2013 елда Казанда узачак Универсиадада үзен сынаячак ул. Уңышлар юлдаш булсын!
Кызганычка каршы, бу юлы шәһәр мәктәпләре бәйгедән читтә калдылар. Ә менә 1нче гимназиянең тренер-укытучысы Владимир Екимов үзе дә катнышты, укучыларын да кызыксындыра алды. Яңавыл мәктәп-балалар бакчасыннан да укучылар тәүге тапкыр чаңгыга бастылар.
Елның-елында газета призына уздырылучы ярышка иң беренчелердән булып мари мәктәпләрендә укучы дусларыбыз килеп җитә. Алардан башка бу бәйгене күз алдына да китереп булмый. Тренерлары да шәкертләре өчен җан атып тора.
Һәм һәр елдагыча быел да мариларга тиңнәр булмады. Алар арасында 27нче училище студентлары булуы да күңелләрне күтәрде. Үзләренең яшь категорияләрендә иң яхшы күрсәткечләргә Кам.Ключтан Николай Ишпаев, Владислав Сабитов, Күләгәштән Диана Субаева, Алена Осеева, Александр Изибаев, Снежана Семенова, Байтуганнан Александр Семенов, Бимадан Татьяна Корнева ирештеләр. Ә ир-егетләрдән Можгадан Александр Тихонов һәм Бимадан ветеран Анатолий Дмитриевка, хатын-кызлардан Алевтина Сайпышева һәм Людмила Тукмачева тиңнәр булмады.
"Иң тату гаилә" номинациясендә Савиновлар гаиләсе җиңүче дип табылды. 1нче гимназиянең 4 сыйныфында укучы Владислав үзе чаңгыда чабып килгәч, түзмәде, әтисен каршы алырга китте. Ә әнисе һәм кечкенә энесе аларны финишта көтеп алдылар.
Менә шундый күңелле нотада төгәлләнде газета призына узган бәйге. Ә чаңгы сезоны әле дәвам итә. Чөнки бездән әле кыш чигенергә уйламый...
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев