Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Тугызынчы сан Әгерҗенең “Спутник“ командасына җиңү китерде

Әгерҗе полициясе Кубогына җиденче тапкыр узучы хоккей бәйгесенең хәлиткеч минутлары бара. Әгерҗенең "Спутник" һәм Екатеринбургның "Дельта" командалары боз өстендә җиңү өчен тырышалар. Исәп 1:1. Вакыт чаба... Әнә, өченче период төгәлләнергә ике, бер минут, утыз секунд калды ... һәм Әгерҗе уенчысы Александр Белов кәшәкәсе белән бәргән алка көндәшләр капкасына очып керде....

Әгерҗе полициясе Кубогына җиденче тапкыр узучы хоккей бәйгесенең хәлиткеч минутлары бара. Әгерҗенең "Спутник" һәм Екатеринбургның "Дельта" командалары боз өстендә җиңү өчен тырышалар. Исәп 1:1. Вакыт чаба... Әнә, өченче период төгәлләнергә ике, бер минут, утыз секунд калды ... һәм Әгерҗе уенчысы Александр Белов кәшәкәсе белән бәргән алка көндәшләр капкасына очып керде.

Ура! Җиңделәр! Тагын безнекеләр җиңделәр! Боз өсте шлем, перчатка, кәшәкәләр белән тулды. Хоккейчылар кочаклашуы, әти-әниләрнең шатлыклы күз яшьләре... Биш ел рәттән Ижау хоккейчылары яулаган Кубоктан соң, менә инде икенче ел рәттән бу олы җиңүнең безнекеләр кулында булуына ничек сөенмисең дә, үзебезнекеләрне ничек итеп күккә чөеп мактамыйсың инде...

Әгерҗенең "Спутник", Можганың "Нур", Екатеринбургның "Дельта" командалары бу ярышта ел саен катнашалар. Ә менә Ижауның "Нефтяник" командасының тәүге тапкыр полиция Кубогы өчен бозга чыгуы.

- Үзебезнекеләр һәм ут күршеләребез өчен җан атам. "Нефтяник"та якын туганым Айнур Әхмәтҗанов уйный, - диде эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов.

Беренче уенда "Нефтяник"ны 9:3 исәбе белән тар-мар иткәннән соң, әгерҗелеләр финалда "Дельта" белән бозга чыгарга җыеналар. Хоккейчылар үзләрен бик тыныч тоталар.

- Без җиңү өчен тырышачакбыз, - ди Альберт Дериглазов.

- Каникулның тәмен дә белми калабыз инде, көн саен тренировка. Әмма безгә бик ошый. Узган елгы җиңүне кабатларга тиеш без, - дип кушыла аңа Кирилл Шәехов.

Капкачылар Игорь Шикалов белән Егор Ивановка төбәлде күзләр. Алардан күп нәрсә тора шул. Ә алар "без сынатмаска тиеш", диделәр.

Беренче периодта әгерҗелеләр боз өстендә үзләрен хуҗаларча тоттылар. Көндәшләре капкасына ничә тапкыр алка кертергә омтылдылар микән?! Әмма "Дельта"ның капкачысы бик сизгер, алканы эләктереп кенә ала. Икенче период башланып биш минут үтүгә "Спутник" уенчысы Рөстәм Шакиров көндәшләрен алка белән "бүләкләде". Аннан биш минут узуга "Дельта" да безнекеләргә алка кертүгә иреште. Әнә шулай, җиңүне беркем дә кулдан ычкындырырга теләмәде.

- Ничә чакрымнар узып килдек. Бу ярышта икенче, өченче урыннарны алдылар балалар, быел җиңү безнең кулда булырга тиеш, - диде Екатеринбургтан килгән бер җанатар.

Әмма безнең әти-әниләр дә сер бирмәделәр.

- Без ике команда өчен дә җан атабыз. Көчләр тигез, кайсы җиңсә дә үпкәләү булмаячак, - диде хоккейчы Данисның әнисе Эльза Ниматова.

Шулай да эчтән генә һәркем үз командасы җиңүен теләгәндер. Әнә, сәгать телләре ничек ашыгып чаба. Хәлиткеч мизгелләр... "Спутник"та 9нчы сан астында уйнаучы Александр Белов ярышка нокта куйды. 2:1 исәбе белән "Спутник" җиңү яулады.

Эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов, полиция ветераннары Фәрит Ваһапов, Сәүбән Сәфәров, Рамил Ясәвиев җиңүчеләргә медальләр тактылар. Һәр команда иганәче Вилнур Галиев әзерләгән бүләкләргә лаек булды.

- Кечкенә генә шәһәрдә Әгерҗе яшүсмерләренең шундый оста уйнауларын шаккатып күзәттем. Хәзер без дә улларыбызның алар дәрәҗәсенә күтәрелүенә ирешергә тиеш. Бу юлы өченче булдык, әмма ике-өч елдан "Нефтяник" Кубокны алып китәчәк, - диде Ижаудан килгән Сергей Суворов.

Әмма Әгерҗе малайларының бирешергә исәбе юк. Аларның әле бозда чәчәк аткан чаклары...

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев