Удмуртия беренчелегеннән – 30 медаль
Ижауда кобудо буенча Удмуртия Кубогына узган кул сугышы ярышында Әгерҗедән Рөстәм Майоров шәкертләре 30 медаль яуладылар. - Удмуртиядән, Чаллы, Менделеев калаларыннан килгән йөзләгән спорт сөюче яшүсмерләр арасында шәкертләремнең кул сугышы буенча бу кадәр медаль алулары бик сөендерде. Хәзер алар Чаллыда узачак Татарстан Чемпионатына әзерләнәләр, - ди Рөстәм Майоров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев