Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Универсиада уты – Әгерҗедә

    2012 елның 12 июлендә Франция башкаласы Сорбонна шәһәрендә старт алган XXVII Бөтендөнья Универсиада уты эстафетасы узган якшәмбедә Әгерҗегә килеп җитте. Дуслык, тынычлык, студентлар, яшьләрнең бердәмлеге символы булган Универсиада утын безнең районга Минзәләдән Кама елгасы буйлап алып килделәр. Красный бор халкы Утны тантаналы шартларда каршы алганнан соң аны Әгерҗегә алып килделәр....

    2012 елның 12 июлендә Франция башкаласы Сорбонна шәһәрендә старт алган XXVII Бөтендөнья Универсиада уты эстафетасы узган якшәмбедә Әгерҗегә килеп җитте.
    Дуслык, тынычлык, студентлар, яшьләрнең бердәмлеге символы булган Универсиада утын безнең районга Минзәләдән Кама елгасы буйлап алып килделәр. Красный бор халкы Утны тантаналы шартларда каршы алганнан соң аны Әгерҗегә алып килделәр. Район халкын әлеге олы тантана, спорт бәйрәме белән котларга ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев та килгән иде. Универсиада уты эстафетасын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова башлады. Аннан соң Карл Маркс урамы буйлап аны 27 спорт сөюче яшьләр, спорт ветераннары алып барды. Аларны урамның буеннан-буена тезелгән әгерҗелеләр сәламләде. Стадионда эстафетада катнашучылар колоннасын көчле алкышлар белән каршыладылар. Наил Мәһдиев район башлыгы Валерий Макаровка Казанда узачак Универсиада истәлеге итеп эстафета уты факелын бүләк итте. Ул ДЮСШда сакланачак. Бездән эстафетаны Менделеев кабул итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: