Универсиада уты Әгерҗегә килә
27нче Бөтендөнья җәйге Универсиада уты эстафетасы 23 июньдә безнең районга да килеп җитә. Факелны Минзәлә районыннан Чулман елгасы аша Красный борга алып киләләр. Тиздән Казанда узачак Универсиада уты эстафетасы 2012 елның 15 июлендә башланган иде. Ут Җир шары тирәли сәяхәт итеп быелның 25 январенда Владивостокка килеп җитте. Эстафетаның Россия буйлап...
27нче Бөтендөнья җәйге Универсиада уты эстафетасы 23 июньдә безнең районга да килеп җитә. Факелны Минзәлә районыннан Чулман елгасы аша Красный борга алып киләләр.
Тиздән Казанда узачак Универсиада уты эстафетасы 2012 елның 15 июлендә башланган иде. Ут Җир шары тирәли сәяхәт итеп быелның 25 январенда Владивостокка килеп җитте. Эстафетаның Россия буйлап маршруты 150 мең километрны тәшкил итә.
20 июньнән башлап Универсиада уты Татарстанның барлык 43 районында да булып чыгачак. 23 июльдә эстафетаны Әгерҗе районы кабул итеп алырга әзерләнә. Район тарихында беренче тапкыр Универсиада уты безнең Әгерҗе аша уза һәм бу истәлекле чара ничек оештырылачак? Шул турыда сөйләвен үтенеп, без спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат ГАЙНЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек.
- Универсиада утын без Красный борда каршы алачакбыз. Биредә кыска гына митинг уздыргач, транспорт белән утны Әгерҗегә алып киләчәкләр.
Сәгать 10да "Спутник" Боз сарае каршында Универсиада утын каршы алуга багышланган тантана булачак. Аннан 27 райондашыбыз стадионга кадәр эстафетаны әлеге факел белән узачак. Эстафетада катнашучылар бу көнне зарыгып, дулкынланып көтәләр. Алар арасында район җитәкчеләре, танылган спорт ветераннары Маннур Исхаков, Сирень Галиуллин, Татьяна Мухачева, "2012 елның иң яхшы спортчысы" исеменә лаек булган 4нче шәһәр мәктәбе укучысы Андрей Биянов, "Спутник" футбол командасы капитаны Илшат Хәкимов, бокс һәм чаңгы җәмәгать федерацияләре президентлары Илдус Шәймөхәммәтов, Равил Бадахшин һәм республика, Россия, Европа, Дөнья чемпионатларында катнашкан спортчыларыбыз бар. Эстафетаны 6нчы балалар бакчасы физик тәрбия укытучысы.... төгәлләячәк.
Ул көнне стадионда ветераннар һәм яшьләр арасында футбол ярышы була. Универсида уты факелы стадионга килеп җиткәч, матч вакытлыча тукталыла һәм биредә дә тантаналы чара үтәчәк.
Эстафета шәһәребезнең К.Маркс урамы буйлап уза. Унынчы яртыдан сәгать унберләргә кадәр бу урамда транспорт хәрәкәте тукталылачак. Шуңа күрә бу вакыт аралыгында машина белән юлга чыкмаска тырышыгыз яки башка маршрут сайлагыз.
23 июль көнне райондашларыбызны Универсиада уты эстафетасына багышланган чараларда катнашырга чакырабыз. Бездән соң эстафета Менделеев районында дәвам итәчәк.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
-
26 апрель 2018 - 16:21Иж-Бубый балалары Тукай иҗатына багышланган бәйгедә катнаштылар Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Бу сүзләрне ишетү белән һәр татар җанлы кешенең күңелендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме яңара. Күпме буын аның әкиятләрен тыңлап, “Туган тел”не җырлап үсте. Халкыбызның барлык әхлакый сыйфатларын үзенә туплаган әкиятләрен, шигырьләрен искә төшергәндер бүген күпләр. Без дә искә төшердек аларны бүген.
-
26 апрель 2018 - 14:33Әгерҗедә “Тукай – безнең йөрәкләрдә“ исемле әдәби чара узды Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулган көнне Әгерҗедә район күләмендә “Тукай – безнең йөрәкләрдә“ исемле әдәби чара уздырылды.
-
26 апрель 2018 - 14:16Тирсәнең Озерная урамын җыештыруда олысы-кечесе катнашты Һава торышы чистарту-төзекләндерү эшләре алып бару өчен “аяк чалып“ торса да, Тирсәнең Озерная урамында яшәүчеләрне яңгыр-кар куркытмый.
-
26 апрель 2018 - 13:03Әгерҗенең 4нче мәктәбендә “Тукай – безнең йөрәкләрдә“ исемле әдәби чара узды Бүген, 26 апрельдә, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә 4нче мәктәптә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен “Тукай – безнең йөрәкләрдә“ исемле әдәби чара узды.
-
26 апрель 2018 - 12:06Әгерҗедә чернобыльчеләрне искә алдылар 26 апрель – радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көне.
-
26 апрель 2018 - 11:33Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узганда 12 кинотамаша булачак Футбол сөючеләр өчен шәһәр паркларында кино күрсәтеләчәк.
-
26 апрель 2018 - 11:31Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды Быел Тукай бүләгенә җиде кеше һәм ике коллектив тәкъдим ителгән иде.
-
26 апрель 2018 - 07:53“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында балалар Тукай шигырьләрен сөйли Апрель – Тукай аенда “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы хезмәткәрләре шагыйрь иҗатын яратучыларны “Шигырь сөйләп видеога төш“ дигән рубрикага катнашырга өндәгәннәр иде.
-
25 апрель 2018 - 16:24Әгерҗе укучылары да мультфильм төшерергә ярдәм итәләр “Век Татарстана – 2“ мәгариф проекты Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешуның 100 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан күләмендә бик мавыктыргыч чара уздырды.
-
25 апрель 2018 - 11:50Әгерҗе мәдрәсәсендә – чыгарылыш кичәсе Быел Әгерҗе мәдрәсәсен тугыз шәкерт тәмамлый. Уку елы тәмамлану уңаеннан алар мәдрәсәгә чыгарылыш кичәсенә җыелдылар.
-
25 апрель 2018 - 09:26Бүген Кадыбашның хөрмәтле хезмәт ветераны олуг юбилеен каршы алды Алар – Кадыбашның иң хөрмәтле парларының берсе. “52 ел бергә гомер итү дәверендә өйдә табак-савыт шалтыраса да, урамга чыгып сөйләмәдек, бер-беребезне ихтирам итеп яшәдек. Ил-көнгә лаеклы балалар үстердек. Хәзер онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп яшибез, – диләр Кадыбаштан Мәрзия–Локман ЗАКИРОВлар.
-
25 апрель 2018 - 07:56“Мәдәни салават күпере“ фестиваленең гала-концерты була Район иҗат коллективлары арасында узган “Мәдәни салават күпере“ смотр-бәйгесенең быелгы гала-концерты “Безнең шәһәр – безнең бәйрәм“ дип атала.
-
1 февраль 2018 - 12:48АПРЕЛЬ АЕНА НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ Көн саныИртән-ге намазКояш чыгаЗәүвәлИкен-де нама-зыАхшам намазыЯстү намазыҺиҗ-ри буен-ча104:1506:2011:4015:0217:0018:4412Җөмәдәл-ахыр204:1306:1811:4015:0417:03...
-
27 гыйнвар 2017 - 12:45Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.
-
13 октябрь 2016 - 08:20
-
23 апрель 2018 - 11:30Әгерҗедә бөек язучы исемен йөртүче урамда узган бәйрәм хөрмәтләүләргә бай булды Әгерҗедәге иң борынгы урамнарның берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында узган бәйрәм биредә яшәүчеләрне генә түгел, ә гомерләренең иң матур вакытлары шушында үткән шәһәрдәшләребезне дә җыйды.
-
24 апрель 2018 - 13:44Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы Тукай туган көнгә багышлап бәйрәм уздырды Бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткәндә Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм укучыларны кунакка җыйды.
-
24 апрель 2018 - 10:27Тимер юл хастаханәсе ябылмый Локомотив депосының Кызыл почмагында лаеклы ялдагы тимерьюлчыларның җыелышы узды. Анда күтәрелгән төп тема медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы булды.
-
24 апрель 2018 - 11:33Хезмәтләрен хөрмәтләп Район Советының XXVII утырышында бер төркем хезмәт алдынгылары төрле дәрәҗәдәге бүләкләүләргә лаек булдылар.
-
24 апрель 2018 - 16:29Кадыбаш китапханәсенә район китапханәчеләре җыелды Бүген Кадыбаш авыл китапханәсендә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының “Балалар һәм яшүсмерләрдә милли мәдәниятләрне үстерү, саклау һәм толлерантлык тәрбияләүдә китапханәләрнең роле” дигән темага семинар-киңәшмәсе узды.
-
25 апрель 2018 - 09:26Бүген Кадыбашның хөрмәтле хезмәт ветераны олуг юбилеен каршы алды Алар – Кадыбашның иң хөрмәтле парларының берсе. “52 ел бергә гомер итү дәверендә өйдә табак-савыт шалтыраса да, урамга чыгып сөйләмәдек, бер-беребезне ихтирам итеп яшәдек. Ил-көнгә лаеклы балалар үстердек. Хәзер онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп яшибез, – диләр Кадыбаштан Мәрзия–Локман ЗАКИРОВлар.
-
26 апрель 2018 - 14:33Әгерҗедә “Тукай – безнең йөрәкләрдә“ исемле әдәби чара узды Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулган көнне Әгерҗедә район күләмендә “Тукай – безнең йөрәкләрдә“ исемле әдәби чара уздырылды.
-
23 апрель 2018 - 09:45Районда ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм ничек күрсәтелә Әгерҗе үзәк хастаханәсенең медицина эше буенча баш табиб урынбасары Анжелика ОВЧИННИКОВА пациентларга кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм ничек күрсәтелергә тиешлеген аңлата.