Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Урман юлларында ярыштык

Өч чакрымга чаңгыда узышу, санаулы минутлар эчендә каршылыкларны узу, аркан тартыш... Россиядә меңләгән халык чаңгы юлларына баскан көндә Әгерҗедә Сочи һәм Паралимпия уеннары узуга бер ел тулуга багышлап "Сәламәтлек көне" уздыруны, 30 градус салкында өшү-туңуны сизми дәртләнә-дәртләнә ярышларда катнашуны ничек инде батырлыкка тиңләмисең?! Чынлап та, атна буе җылы торган һава...

Өч чакрымга чаңгыда узышу, санаулы минутлар эчендә каршылыкларны узу, аркан тартыш... Россиядә меңләгән халык чаңгы юлларына баскан көндә Әгерҗедә Сочи һәм Паралимпия уеннары узуга бер ел тулуга багышлап "Сәламәтлек көне" уздыруны, 30 градус салкында өшү-туңуны сизми дәртләнә-дәртләнә ярышларда катнашуны ничек инде батырлыкка тиңләмисең?!
Чынлап та, атна буе җылы торган һава торышы шимбәгә кинәт салкынайтып җибәрде. "Ярышлар булырмы-юкмы? Чаңгы узышын тагын кичектермәсләрме?" дигән сораулар һич кенә спорт сөючеләргә тынгылык бирмәде. Әле бит бу сезонда салкыннар аркасында Әгерҗедә бер тапкыр да чаңгы ярышлары уздырылмады. Ә шикләнү-куркулар юкка булган икән. Әнә, "Орешник" тирәсе кырмыска оясын хәтерләтә.
Район газ-эксплуатация хезмәтеннән генә 25 кеше килгән ярышларга.
- Хезмәттәшләрем арасында иң өлкәне булсам да, сынатырга исәп юк, - ди 52 яшьлек Рафаэль Гобәйдуллин. Алга китеп шунысын да әйтим, Рафаэль абый турникта да күтәрелде, бер минутка 58 (!) тапкыр пресс ясап, яшьләрнең борынына чиертте.
Мәгариф идарәсе командасы Кадыбаштан укытучылар Алсу Салихова белән Шамил Закировны махсус аркан тартырга чакырган.
- Авылда да чаңгы ярышлары уза иде бүген. Ә без Әгерҗенекендә катнашырга булдык, - диде Алсу.
КАРШЫЛЫКЛАР КИРТӘ ТҮГЕЛ
Спорт сөючеләр башта "Сәламәтлек сукмагы" буйлап каршылыкларны үттеләр. Иң беренче разминка агачтан ясалган тауга менү иде. Ә егылмый, таймый гына менеп кара син тауга! Кемдер арттан этә, кемдер кулдан тарта. Шулай да һәр команда бу биремне бишлелек үтәде. 16 килолы герне дә туп урынына гына чөйделәр. Мәсәлән, мәдәният бүлеге командасы 1 минут 44 секунд эчендә 100 тапкыр күтәрде аны.
ЮХИДИ бүлекчәсеннән Тирсә егете Айдар Әхмәтшин да - гер күтәрү остасы.
- Соңгы вакытта бу спорт төрен үз итә башладым әле. Өйдә 24, 32 килолы герләр бар. Көн саен 50шәр тапкыр күтәрәм, - диде ул.
Ә менә бишәр кеше берьюлы скакалкада сикерү бер дә җиңел булмады. Монда иң оста һәм җитезләре "газовик"лар булгандыр, мөгаен. Соңгы елларда итек ыргыту ярышы бик популярляшты бездә. Анысы да бик кызык. Кем ераккарак ыргыта, шул җиңә. Турникта күтәрелү, озынлыкка сикерү ярышларында да сынатмадылар. Бер-берсенә көч биреп, дәртләндереп ярыштылар спорт сөючеләр.
"Сәламәтлек сукмагында" "Нефть продуктлары" командасына тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарны газ-эксплуатация хезмәте, 27нче училище егет-кызлары яуладылар.
ЧАҢГЫЛАР ТОТЫП КИТТЕК УРМАНГА
Бу көнне Әгерҗедә йөздән артык кеше чаңгы юлларына басты. Елның-елында Әгерҗедәге чаңгы узышларына пенсионерларның килүе аеруча куанычлы. Татьяна Мухачева, Ермолай Кальтымов, Маннур Исхаков, Людмила Тукмачева бәйгегә старт бирелгәнче "Орешник"ны ничә кат әйләнделәр икән?!
- Сочи Олимпиадасының бер еллыгына багышлап уздырылган бәйгедән читтә калып буламы соң?! Сөенеп-шатланып катнашабыз ярышта, - ди спорт ветераны Маннур ага Исхаков.
- Бу көннәрдә гел Олимпиаданың күңелле мизгелләре белән яшим әле. Беренче көннәрдә безнекеләр җиңелүләргә дучар булгач, бик пошаманга төшкән идем. Россия барыбер беренче булырга тиеш дип үземне юаттым. Медальләр яулана башлагач, ничек сөенгәнемне күрсәгез... Телевизор каршында кычкырып, шатланып утырганнарым бер дә истән чыкмый, - ди Олимпиада турында хатирәләр яңартып Людмила Тукмачева.
Ул үзе дә оста чаңгычылардан бер дә калышмады. 56 яшендә булса да, финиш сызыгын иң беренче булып кисеп чыкты.
- Бөтен кешегә дә чаңгыда йөрергә киңәш итәм. Мин үзем дә биш ел элек күршем бик кыстаганга гына бастым чаңгыга. Әмма хәзер аннан аерыла алмыйм. Көн саен урман һавасын сулап рәхәтләнеп йөреп кайтам, - ди Людмила ханым.
Район үзәк хастаханәсеннән Диләрә Мусина да чаңгыда бик теләп йөрүен әйтте.
- Призлы урын өчен тырышмыйбыз. Катнашу гына да ни тора?! Мин балачакта Үзбәкстанда яшәдем. Әгерҗегә кайткач беренче тапкыр чаңгыга бастым. Хәзер гаиләбез белән рәхәтләнеп йөрибез, - диде ул.
Хатын-кызлардан мәгариф идарәсеннән Дина Баширова, кадастр палатасыннан Ирина Мерзлякова, локомотив депосыннан Галина Дерешева, ир-егетләрдән "Нефть продуктлары"ннан Семен Овчинников, мәгариф идарәсеннән Владимир Екимов һәм Илдар Генатуллин призлы урыннар яуладылар. Җиңүчеләргә традицион "Россия чаңгы юллары" башлыклары һәм грамоталар тапшырылды.
АРКАН ДА ТАРТТЫК
Нинди генә ярыш үткәрелсә дә, Туристик слетмы, Сәламәтлек көнеме, Спартакиадамы - анда аркан тартышу булмаса, нидер җитмәгән кебек тоела. Нәкъ бу төр ярышта җанатарлар кыза, баһадирлар бирелмәскә тырыша. Бердәмлек менә шунда күренә дә инде. Җитәкчеләр дә командаларына, әнә, ничек көч бирәләр? Андрей Авдеев, Римма Гыйльметдинова, Вәсилә Сафиуллина, Ирек Заһретдинов, Марс Гатауллин, Эльвира Нәбиева, Айрат Гыйльманов, Айрат Шәйдуллинның җан-фәрман көч биргәннәрен күрсәгез иде... Ә менә "Татфондбанк"тан бары кызлар гына аркан тартты.
- Безнекеләр, һичшиксез, беренчелекне алырга тиеш. Кадыбаш, Кичкетаң, Кодаш, Тирсә, Кырынды авылларыннан иң көчле укытучылар килделәр, - диде Вәсилә Сафиуллина җиңүгә өмет баглап.
Чынлап та, бу ярышта мәгариф идарәсенә тиңнәр булмады. Хәтта газ-эксплуатация хезмәтенең алыпбатырлары да бирешергә мәҗбүр булдылар аларга. Шулай итеп, газчылар - икенче, район башкарма комитеты өченче урынга чыктылар.
Әнә шулай, спорт сөючеләргә 30 градус салкынлык та комачау итмәде бу көнне. Ярышларда катнашкан спортчыларның йөзләре алсуланды, кәефләре күтәрелде. Саф һавада кайнар чәй, тәм-томнар белән сыйлану, коллектив белән ял итү аларга тагын да дәрт-дәрман өстәми калмагандыр.
***
"Сәламәтлек көне"ндә 17 командада 200ләп спорт сөюче катнашты. Ә район буенча бу көнне 500гә якын олысы-кечесе чаңгы юлларына басты.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев