Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ярышларга килегез!

    Кул сугышы буенча - Татарстан чемпионаты 15 февральдә 3нче мәктәптә яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионаты һәм Татарстан беренчелеге кысаларында кул сугышы буенча бәйге уздырыла. Анда Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеев, Ижау, Кече Пургадан спортчылар килүе көтелә. Әгерҗе яшүсмерләренә көч бирергә килегез! Башалана сәгать 10да. Чаңгыда узышыйк 15 февральдә Пеләмештә традицион "Мари...

    Кул сугышы буенча - Татарстан чемпионаты
    15 февральдә 3нче мәктәптә яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионаты һәм Татарстан беренчелеге кысаларында кул сугышы буенча бәйге уздырыла.
    Анда Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеев, Ижау, Кече Пургадан спортчылар килүе көтелә. Әгерҗе яшүсмерләренә көч бирергә килегез! Башалана сәгать 10да.
    Чаңгыда узышыйк
    15 февральдә Пеләмештә традицион "Мари юллары-2015" чаңгы ярышлары уздырыла.
    Оештыручылар чаңгы спортын яратучы райондашларны бәйгегә көтеп калалар. Катнашучыларны теркәү сәгать 9да, ярышларга старт сәгать 10да бирелә.
    Кырындыда - милли көрәш
    21 февральдә Кырындыда Ватанны саклаучылар көненә багышлап район күләмендә татарча көрәш бәйгесе уздырыла.
    Ярышлар 6 категориядә - 60, 70, 80, 90, 100 килога кадәр һәм 100 килодан югарырак үлчәү категорияләрендә уздырыла. Көрәшчеләрне теркәү сәгать 9да башлана. Бәйгегә һәр авыл җирлегеннән көрәшчеләрнең килүе сорала.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: