Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яшь шахматчыларны ярышка әзерлиләр

    Шахмат буенча халыкара спорт мастеры Илдар Низамов бүген балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат секциясендә шөгыльләнүче балалар белән очрашты. Ул Әгерҗедә җомгага кадәр булачак һәм шушы көннәрдә балаларга шахмат уйнау серләрен өйрәтәчәк, аларга мастер класслар уздырачак. - Татарстандагы шахмат буенча федерациянең максаты - башкаладан ерак районнарга чыгу, балалар арасында шахматны үстерү, аларны...

    Шахмат буенча халыкара спорт мастеры Илдар Низамов бүген балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат секциясендә шөгыльләнүче балалар белән очрашты.
    Ул Әгерҗедә җомгага кадәр булачак һәм шушы көннәрдә балаларга шахмат уйнау серләрен өйрәтәчәк, аларга мастер класслар уздырачак.
    - Татарстандагы шахмат буенча федерациянең максаты - башкаладан ерак районнарга чыгу, балалар арасында шахматны үстерү, аларны әлеге уенның серләренә төшендерү һәм ярышларга әзерләү. Әгерҗе төбәгендә өметле яшь шахматчылар бар. Бу көннәрдә алар белән тагын да ныграк шөгыльләнәчәкбез, малайлар һәм кызларны алда булачак ярышларга әзерләячәкбез, - диде Илдар Низамов.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: