Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Яшьләр көне“ алдыннан Әгерҗедә футбол турниры узды

Ел саен Яшьләр көне алдыннан Әгерҗе яшьләре стадионга футбол ярышларына җыелалар. Быел “Мини-футбол буенча җәйге кубок“ исеме астында узган әлеге турнирда сигез команда җиңү өчен җан атты.

Дүрт команда – “Әгерҗе станциясе“, “Локомотив“, “Спарта“ һәм “Яшьләр“ командалары финал уеннарында очраштылар.  “Әгерҗе станциясе“ һәм “Локомотив“ командалары спорт сөючеләре өченче урын өчен уйнадылар. Исәп 1:1 булганлыктан, уенчыларга өстәмә биш минут вакыт бирелде. Әмма ул вакыт эчендә дә ике капкага да туп кермәде. Җиңүне бары пенальти гына хәл итте. Шулай итеп, “Локомотив“ командасы өченче урынга лаек булды.

Беренче-икенче урын өчен футбол кырында “Спарта“ һәм “Яшьләр“ командалары очраштылар. “Яшьләр“ командасы уенчылары, көндәшләре капкасына ике туп кертеп, җиңү яуладылар. “Спарта“ – икенче урында.

Җиңүчеләрне 24 июньдә – Әгерҗедә узачак бәйрәм тантанасында бүләкләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев