Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Юбилей елында - юбилей эстафетасы

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган традицион "Тынычлык" эстафетасында унбер оешмадан эшче-хезмәткәрләр, шәһәр һәм Бима, Кадрәк, Сарсак-Омга мәктәпләре һәм 27нче училище укучылары Җиңү скверыннан стартка кузгалдылар. Быелгы эстафета аеруча истәлекле. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәменә әгерҗелеләр 30нчы тапкыр "Тынычлык" эстафетасында җитезлекләрен күрсәттеләр. - Без Бимада репетиция уздырып килдек. Бүген стартка иң шәп...

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган традицион "Тынычлык" эстафетасында унбер оешмадан эшче-хезмәткәрләр, шәһәр һәм Бима, Кадрәк, Сарсак-Омга мәктәпләре һәм 27нче училище укучылары Җиңү скверыннан стартка кузгалдылар.
Быелгы эстафета аеруча истәлекле. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәменә әгерҗелеләр 30нчы тапкыр "Тынычлык" эстафетасында җитезлекләрен күрсәттеләр.
- Без Бимада репетиция уздырып килдек. Бүген стартка иң шәп йөгерешчеләр басты. Үзем дә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белән йөгерү юлларына чыгам, - диде ярыш башланыр алдыннан балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенең тынгысыз җанлы тренеры Эдуард Михайлов.
Спорт сөючеләрне район башлыгы Валерий Макаров та сәламләде. Мөхтәрәм сугыш һәм тыл ветераннары җиңү өчен җан атучы яшүсмерләргә сокланып карап утырдылар.
- Җиңү бәйрәме алдыннан традицион эстафетада йөгерешчеләр стадионда да, Иж-Бубый белән Әгерҗе арасында да җитезлектә сыналдылар. Әмма стартны дәһшәтле елларның кайтавазы булган Җиңү скверыннан башлау иң кирәклеседер дип уйладык, - ди спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов.
Эстафета биш этапта узды. Беренче этапны иң җитез узучылар район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова кулыннан бүләкләр алдылар. Менә алар: хезмәт коллективларыннан локомотив депосы (ТЧ-15) хезмәткәре Руслан Ямалиев, укучылардан - Бимадан Богдан Павлов, Сарсак-Омгадан Александр Потапов, 4нче мәктәптән Эрик Сергеев.
7-9 сыйныфлар арасында командасын беренче урынга чыгарган Гүзәл Хуҗахмәтовага "афәрин!". Фигуралы шуу остасы, спорт мастерлыгына кандидат Гүзәлгә ара озынлыгы киртә була алмады. Әнә, Бима йөгерешчесен артка калдырып, эстафетаны Илназ Ризвановка тапшырды ул.
- Беренче урынга чыгуыбызга бик сөенәм. Эстафета - командалы ярыш ул. Монда үзең өчен түгел, ә команда өчен тырышасың. Әтием Эдуард та минем өчен җан атты бүген, - ди Гүзәл.
Ә җиңүче командалар медальләр, бүләкләр алдылар. Беренче урын яулаган командалар Кубок белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләр:
5-6 сыйныфлар: 2нче, Бима, 3нче мәктәпләр.
7-9 сыйныфлар: 1нче гимназия, Бима, 3нче мәктәпләр.
10-11 сыйныфлар: 3нче, Бима, 2нче мәктәпләр.
Хезмәт коллективлары: 27нче училище, мәгариф идарәсе, вагон депосы, сервис локомотив депосы, эчке эшләр бүлеге, ТЧ-15, үзәк хастаханә, Кадрәк, ремонт локомотив депосы, элемтә челтәре узелы, Пенсия фонды идарәсе.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев