Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • "Ачтан үлмәс өчен тырышып яшәдек"

    Иж-Бубый авыл тарихы музее материалы

    Иж-Бубый авыл тарихы музее Бөек Җиңүнед 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннары турында язмалар бирүне дәвам иттерә. Бүген сүз Чукова Вәсимә Габдулхак кызы турында барачак.

    Вәсимә Габдулхак кызы Чукова (Хәмитова) 1930нчы елда Иж-Бубыйда дөньяга килә. Мәктәптә укыган чагында сугыш чыга. “Безнең балачакны каһәр суккан сугыш урлады бит, - дип сөйли Вәсимә апа “Әгерҗе хәбәрләре” газетасына биргән интервьюда. – Әти - олы яшьтә, әни - сукыр. Абыйны фронтка алдылар. Мәктәптән укудан кайтам да, уфалла арбасын сөйрәп, утынга китәм. Аннан кайтып, өйдгеләргә балтырганнан аш пешерәм. Менә шулай әз-мәз тамак ялгап, ачтан үлмәс өчен тырышып яшәдек”.

    Җәйге каникулларда колхоз эшендә ару-талуны белми бил бөгеп эшләгән Вәсимә апа, сугыш тәмамланганда, җиткән кыз булып өлгерә. Шуны гына көткән кебек, бер төркем егет-кызларны Удмуртия урманнарына агач егарга җибәрәләр. Рәкыя Исмәгыйль кызы Салаватова (Галләмова) истәлекләреннән күренгәнчә, 1948нче елның зәмһәрир салкыннарында иж-бубыйлылар ерак Игра якларында, урман кисеп, агач әзерләүдә эшлиләр. Рәкыя апа әйтүенчә, бертуган Җәүдәт һәм Разыя Хәлиуллиннар, Бәшәрова Кадрия, Рәхмәтуллина Санияләр һ.б. белән Хәмитова (Чукова) Вәсимә дә бергә була. Шулай ук һәрчак авылдан төрле эшләргә җибәреп торалар халыкны: Вәсимә апага да әле заводта кирпеч ташырга, әле тимер юлларны кардан чистартырга барырга туры килә. Берчак вагоннар бушатканда, кызның өстенә агач төшеп, аңа байтак кына вакыт госпитальда ятып чыгарга туры килә. Шуннан соң сугыштан кайтып төшкән Мәхмүт абыйсы сеңлесен мондый эшләргә җибәрми башлый.

    Вәсимә апа Чукова гомере буе колхоз эшеннән аерылмый: сыер сава, терлекчелектә хезмәт куя, тавыклар һәм чебиләр карый. Тырыш хезмәте өчен һәрчак макталып килә.

    5 балалы гаиләдә үскән Вәсимә апа ире Фаик абый белән үзе дә 5 бала табып үстерә. Бүгенге көндә ул Әгерҗедә, 4 абый-эне арасында тәрбияләнгән бердәнбер кызы Вәсилә гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: