Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бер фото тарихы: Исәнбай участок хастаханәсенең ак халатлы шәфкать ияләре

    Исәнбай авыл участок хастаханәсенең ак халатлы шәфкать ияләре 1985 елда – Донорлар көнендә җыелып фотога төшкән булганнар.

    • Донорлар көне хастаханәдә ел саен зур бер бәйрәмне хәтерләтә иде. Аның ике көн рәттән узганы һәм күрше-тирә авыллардан кан бирергә килгән йөзгә якын кешене кабул иткәнебез хәтердә. Хәтта хастаханәгә гармуннарда уйнап-җырлап килеп керүчеләр дә була иде, – дип сөйли Фәридә Ягъфәрова.
    • Күрше-тирә авыллардагы медицина хезмәткәрләре – Кадыбаштан Рәмзия Айдарова, Үтәгәннән Гәүһәрия Гафарова, Рәмзия Насыйрова, Иске Эсләктән Зифа Вахитова, Бимадан Анастасия Бирючевская бу изге эштә һәр елны зур активлык күрсәтәләр иде, – дип дәвам итә ул.

    Әлеге фотодагы сәламәтлек сагында торучылар – аларга теләктәшлек күрсәтүчеләр. Хастаханәдә 40 елдан артык өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Галия апа Борһаниева (икенче рәттә сулдан бишенче) – Мактаулы донор исеменә лаек булган медицина хезмәткәре.

    • Калганнарыбыз да әлеге изге эштән читтә калмый идек. Кеше гомерен саклап калу һәм авыруларга ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз бит, – ди Фәридә ханым.

    Фотоны кулына алган саен уйлары белән әнә шулай ерак үткәннәргә сәяхәт итә ул. 80нче еллар – участок хастаханәсенең гөрләп эшләгән вакытлары булган. Биредә Тугызбуй һәм якын-тирә мари авылларыннан иллешәр авыру дәвалану курслары узган. Көн саен тагын шуның кадәр авыру кабул ителгән. Хастаханәдә кырыктан артык кеше хезмәт куйган.

    Беренче рәттәге (сулдан уңга) Рәзилә Шәйхетдинова – физиотерапия кабинеты шәфкать туташы, Фәтхия Гыйльфанова – шәфкать туташы һәм массаж ясаучы, Әмрия Гыйләҗева акушерка булып эшләп олы хөрмәт яулаганнар. Икенче рәттә (сулдан уңга) гомере буе санитарка буларак чисталык сагында торган Мәрзия Даутова, хастаханәдә башта санитар, соңыннан амбулатор фельдшер булган иң күп стажлы Гүзәлия Мусина, шулай ук 40 елдан артык амбулатор фельдшер вазифасын башкарган Маһирә Шәйхетдинова, 35 ел шәфкать туташы булган Фәридә Ягъфәрова, бик күп яшьләрне эш серләренә өйрәткән оста да, остаз да Галия Борһаниева, лаеклы ялга чыкканчы балалар шәфкать туташы булган Наилә Вахитова, ул вакытта хастаханәнең иң яшь шәфкать иясе Язилә Ханнанова, кулына диплом алган көннән алып хастаханәдә акушер булып эшләгән Саймә Шәйхетдинованы исәнбайлылар гына түгел, бөтен Тугызбуй халкы ихтирам белән искә ала. Ниндидер сәбәпләр аркасында фотога төшмәгән шәфкать туташлары, урта һәм кече медицина персоналлары һәм ул вакытта хастаханә белән җитәкчелек иткән табиблар Илсур Якупов һәм Назиф Ханнанов та – чын мәгънәсендә, үз эшләренең осталары булып ихтирам яулаган шәхесләр.

    • Кызганыч, безне медицина өлкәсенә җитәкләп алып кереп, эшнең бар нечкәлекләренә өйрәткән өлкән буын остазларыбыздан Гүзәлия, Маһирә, Галия, Саймә, Әмрия апалар мәңгелеккә күчтеләр инде. Хастаханә ябылганнан соң күбебез кыскартуга да эләктек. Бүгенге көндә фотодагы шәфкать ияләреннән бары Язилә генә авылдашлар сәламәтлеге сагында тора, – ди Фәридә апа.

    Әнә шулай, кайчандыр гөрләп эшләгән хастаханә дә, анда хезмәт куйган сәламәтлек сагында торганнарның да күбесе юк инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: