Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүген Әгерҗенең иң өлкән кешесе Екатерина Титовага 100 яшь тула

    Бар район халкы котлый

    Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Екатерина Титова гомер буе актив яшәү рәвеше алып бара һәм шәһәребезне төзекләндерүгә битараф кала алмый. Ул үзара салым акчасын беренчеләрдән булып тапшыра, сайлау участогына да үзе йөри.

    Тумышы белән ул Муромнан. Әгерҗегә 26 яшьтә килеп төпләнә. Ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшләгән, анда инспектор вазыйфасына кадәр күтәрелгән.

    Бүген мөхтәрәм юбилярны котлауларга бар район халкы кушыла һәм ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе тели.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: