Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Биектауның тыл һәм хезмәт ветеранына 90 яшь тулды

    Җәмәгате Миңсылу апа белән бергә яшәүләренә 60 елдан артык

    Биектауда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Азат ага Вәлиевны 90 яшьлек олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев, Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров котладылар.

    Азат ага тумышы белән Кыдырлы авылыннан. Әлеге мәктәптә җидееллык мәктәп тәмамлый. Армия сафларында хезмәт иткәндә шофер һөнәрен үзләштергән егет гомере бу шушы һөнәргә тугры булып кала. Миңсылу апа исә гомере буе терлекчелектә эшли. Икесе дә хезмәт алдынгылары булалар, төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алалар.

    Бәйрәм табыны артында бик күп хатирәләр барладылар алар. Азат аганың һәр фикерендә туган авылы Кыдырлыга, авылдашларына булган тирән хөрмәте ярылып ята. Туган авылының тарихын да яхшы белә ул. Кыдырлының бетүенә борчылуын да яшерми.

    1987 елдан бирле аларның гаиләсе Биектауда яши. Тәрәз төпләре тулып гөлләр үсүче бик тә матур, нурлы йортларында әле тагын озак еллар бер-берсенең күңел җылылыгын тоеп яшәүләрен теләделәр җитәкчеләр.    

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: