Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә “100 игелекле эш“ марафонына старт бирелде

    Әгерҗе яшьләре арасында ТАССРның йөз еллыгы уңаеннан “100 игелекле эш“ марафонына старт бирелде.

    • Әлеге марафон кысаларында ел буена дәвам итәчәк чаралар “Авангард“ яшьләр үзәге, “Ровесник“ яшүсмерләр клубы, “Форпост“ үзәге тарафыннан оештырылачак. Ә нәтиҗәләр 5 декабрьдә – Иреклеләр көнендә ясала. Иң активлар кыйммәтле бүләкләргә ия булачак, – диде әлеге уңайдан “Авангард“ үзәгендә оештырылган чарада яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева.

    Марафонга старт бирелгән көнне яшүсмерләр клубы педагог-оештыручысы Елена Абидина укучылар белән викторина уздырды. Алар арасында туган як тарихына багышланган сораулар да күп иде. Иң актив укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

    Марафонда катнашу өчен түбәндәге шартлар үтәлгән булырга тиеш:

    • ВКонтакте социаль челтәрендәге “Авангард“, “Ровесник“, Форпост“ төркемнәренә язылган булу;
    • социаль челтәрләрдәге төркемнәргә үзең башкарган игелекле эшләрне видеога яки фотосурәтләргә төшереп #100добрыхдел, #100летТАССР,  #молодежьАгрыза, #добрыйАгрыз хештегы белән урнаштыру.

    Укучылар, районыбыз яшьләре! Әйдәгез, игелекле эшләр башкарып, аны район тарихы битләренә язып калдырыйк.

    Ләйсирә ҖИҺАНГӘРӘЕВА.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: