Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗенең "Наз" приюты тәрбияләнүчеләре кыстыбый пешерә

    Әлеге чарада 11 бала катнашты

    Татар кухнясы иң тәмле һәм туклыклы ризыкларның берсе булып санала. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Әгерҗе районының "Ласка" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр татар ашларын өйрәнәләр.

    "Хуҗабикә" кулинар түгәрәгендә тәрбияче Эльвира Сабирҗанова җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр татар ашларының тәмле һәм катлаулы булмаган ризыкларын әзерләү технологияләрен үзләштерәләр.

    5нче апрель көнне балалар тәмле һәм туклыклы кыстыбый ризыгы әзерләделәр.

    Алар кыстыбыйның төче камырдан бәрәңге боламыгы белән кыздырылган ризык булуын, аның эчлеге өчен тагын тары боткасын яки рагуны да кулланырга мөмкин икәнлеген белделәр.

    Тәмле һәм туклыклы килеп чыкты, ашларыгыз тәмле булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: