Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • "Ире сугышта үлде. Өйдә 4 бала. Ул балалар ничек үскәннәр, нәрсә ашаганнар - үзләре генә белә"

    Иж-Бубый авыл тарихы музее материалы

    Иж-Бубый авыл тарихы музее, тыл һәм хезмәт ветераннары белән таныштыруны дәвам иттереп, бүгенге сәхифәдә Мәрьям Сабир кызы Батыршина турында сүз алып бара.

    Батыршина Мәрьям Сабир кызы 1924нче елның 16нчы февраленда Нарат авылында Сабир һәм Фатыйма Әсләмовлар гаиләсендә туа. 1932нче елда Нарат башлангыч мәктәбенә укырга керә, ә 1939нчы елда Девятерняда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Казан совет сәүдә техникумында укырга кергән уку елында, Фин сугышы башлана, шул сәбәпле техникумны Алабугага күчерәләр.

    Бөек Ватан сугышы башланган елда да студентлар бары ярты семестр гына укып калалар: аларны эшкә тараталар. Шулай итеп, Мәрьям Сабир кызы, туган колхозына кайтып, бухгалтер булып эшли башлый. Дәһшәтле сугыш елларын искә төшереп, ул үзе болай дип сөйли:

    "Сугыш вакытында колхозларга хөкүмәткә ашлык тапшыру планы бирелә иде. Җыеп алган ашлык шул планны үтәрлек кенә булса, колхозның үзенә берни калмый, артыграк булса, күпмедер өлеше колхозга кала. Менә шул калган ашлыкны, он итеп тартып, 5 яки 10 көнгә бер мәртәбә кеше исәбенә 200 граммнан колхозчыларга бирәләр. Эшләгән вакытта басуда шул онны салып аш пешерәләр, ашны ашамаган кеше, шул онны өенә алып кайтып, гаиләсен туендыра иде. Һәр эшнең нормасы бар иде, колхозда эшләгәннәргә эшенә карата бер яки бер ярым, кайчак ике яки өч хезмәт көне яздылар. Хөкүмәткә тапшыргач, амбарда ашлык калмаса, читтән эзләргә туры килде, чөнки колхозчыны ашатырга да кирәк, язгы чәчүгә дә кирәк.

    Закон бик каты булды. Милиционерлар гел йөреп, тикшереп кенә тордылар. Менә шуңа бер мисал. 1944нче елда була бу хәл: әнинең абыйсы Габдулла абый счетовод булып эшләгәндә, хөкүмәткә ашлык тапшырган вакытта икенче амбарга "колхозга калсын монысы" дип, 150 центнер ашлык салалар, шул турыда кемдер әләкләшеп, счетовод белән колхоз председателен 20шәр елга төрмәгә утырталар, 7 елдан сәламәтлекләре бик нык какшагач кына азат итәләр.

    1 кесә ашлык алып кайткан өчен дә кешеләрне төрмәгә утыртканнары булды. Әтинең бертуганы Минҗиһан Минһаҗ кызы, шундый гаеп белән төрмәгә утыртылып, шунда үлеп калды. Ире сугышта бетте. Өйдә 4 бала. Ул балалар ничек үскәннәр, нәрсә ашаганнар - үзләре генә белә".

    Сабир һәм Фатыйма Әсләмовларның ишле гаиләсендә дә алты бала үсеп, шуларның дүртесе ир-егетләр була. Алар барысы да сугыш утына керә, тик икесе яу кырында мәңгегә ятып кала. Мәрьям апаның исән кайткан абыйларының берсе сугыш башлангач, Украинада хезмәт иткән җиреннән камалышта калып, пленга эләгә, фашистлар совет солдатларына күрсәткән коточкыч михнәтләрне үз башыннан кичерергә мәҗбүр була. Шуңа да Мәрьям Сабир кызы үзенең сүзен: "Ул вакытларны кабат күрергә язмасын. Илебез тыныч булсын. Кешеләр тәүфыйклы булсын. Хәзер тормыш Аллага шөкер! Бик рәхәт!" - дип тәмамлый.

    Мәрьям Сабир кызы Батыршина 1941нче елдан 1956нчы елга кадәр колхозда бухгалтер, 1958нче елга кадәр сөт җыючы һәм почтальон булып эшли. Нарат колхозы Девятерня белән кушылгач, әлеге күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә эшләп, 1979нче елда лаеклы ялга чыга.

    2010нчы елдан бирле ул Иж-Бубыйда кызы Луиза һәм кияве Рафинат Ваһаповлар тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Ул бүген авылыбызның 96 яшьлек иң өлкән кешесе. Без, музей хезмәткәрләре , Мәрьям апага алдагы көннәрендә дә сәламәтлек, хәерле гомер, аяз тыныч күкләр телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: