Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иж-Бубыйда татар мәгърифәтчеләре Гобәйдулла, Мөхлисә һәм Габдулла Бубиларга һәйкәл эскизы тапшырылды

    Картина карандаш белән эшләнгән

    8 июль көнне Иж-Бубый авылы тарихы музеенда Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Рөстәм улы Вәлиев булып китте. Очрашуда "ТР Әгерҗе муниципаль районының тарих һәм мәдәни мирас музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Гөлнас Джаметова, Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов, музейга нигез салучы Раиф Гәрәев, «Бубилар мирасы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев, Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбе директоры Равил Бадахшин һәм Әгерҗе шәһәренең «Нур» мәчете имамы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин катнашты.

    Музей мөдире Алсу Хисмәтуллина кунакларны Иж-Бубый тарихы белән таныштырды, ХХ – ХІХ гасыр чигендә авылда мәгърифәтчелек үсеше турында сөйләде. Искәндәр Җиһангәрәев кунакларга булачак һәйкәлнең эскизын, Иж-Бубыйда туып-үскән, хәзерге вакытта торгызыла торган беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның торак йорты макетын тәкъдим итте. Музей белән танышу барышында район башкарма комитеты җитәкчесе белән берлектә учреждениенең проблемалары турында да фикер алыштылар. Очрашу ахырында кунакларга экскурсия үткәрелде.

    Шулай ук бу көнне Иж-Бубыйда туып-үскән күренекле татар мәгърифәтчеләре Гобәйдулла, Мөхлисә һәм Габдулла Нигъмәтуллин-Бубиларга һәйкәл эскизы тапшырылды. Республика башкаласыннан картинаны музейга «Бубилар мирасы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев тапшырды.

    Эскизның авторы - рәссам, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Гыйльванов Булат Әлфир улы. Картина карандаш белән эшләнгән. Анда ике бертуган һәм аларның сеңлесе - Иж-Буби мәдрәсәсенең булачак яшь реформаторлары сурәтләнгән. Алар тырышлыгы белән мәдрәсә бөтен Россиягә таныла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: