Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Казанда "Бертуган Бубилар васыяте" күргәзмәсе эшли башлады

    Без тарихта эзлебез

    3 декабрьдә Казан шәһәренең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда Иж-Буби мәдрәсәсе оешуга 240 ел тулу һәм мәгърифәтче Гобәйдулла белән Габдулла Нигъмәтуллин-Бубиларның юбилейлары елы уңаеннан "Бертуган Бубилар васыяте" күргәзмәсе эшли башлады. Аны ачып җибәрү тантанасында Иж-Бубый авылыннан Алсу Хисмәтуллина һәм Нурия Мәннапова, "Бубилар мирасын торгызу" җирле оешмасының җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев һәм педагогика ветераны Әлфия Җиһангәрәевалар; Әгерҗе төбәге тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән тарихчылар Рафилә Гыймазова һәм Ирек Һадиевлар катнашты. Чарага Әгерҗе районында күп еллар хезмәт куйган Гомәр ага Шәрипов та кунак булып килгән иде.

    Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының директоры Радик Салихов, тантанада катнашучыларга үзенең сәламләү сүзләрен җиткереп, безнең төбәктә фәнни эшчәнлекнең нәтиҗәле алып барылуын, иж-бубыйлыларның институтта уздырылган фәнни конференцияләрдә җитди эзләнү эшләре белән чыгыш ясауларын югары бәяләде.

    Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге рәисе Сөләйман Рәхимов үзенең чыгышында мәгърифәтче Бубиларның мирасын өйрәнүне алга таба да ныклап дәвам иттерергә кирәклеген ассызыклап әйтте.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: