Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кичкетаңда ТАССРның 100 еллыгына багышланган район күләмендә зур бәйрәм узды

    Бу көнне сәхнә түрендә төрле тармакларда лаеклы хезмәт куйган райондашларга «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгеләре тапшырылды.

    Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы декреты нигезендә 1920 елның 27 маенда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оештырыла. Әлеге мөһим вакыйгага йөз көн калганда Кичкетаңда район күләмендә зур бәйрәм оештырылды. Сәхнәгә ТАССР әләмен алып керү, район башлыгы Валерий Макаровның районыбыз халкының нинди генә заманда да бердәм, тырыш булып калганлыгына басым ясаган чыгышы, үзешчәннәрнең берсеннән-берсе матур җыр-биюләре – барысы да күңел кылларын тибрәтерлек булды.
    Ә иң дулкынландыргыч мизгелләрне тамашачылар төрле тармакларда лаеклы хезмәт куйган райондашларга сәхнә түрендә «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгеләре тапшырганда кичерделәр. Менә алар: Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев, күп еллар Иске Чекалда авыл Советы белән җитәкчелек иткән Галина Королева, Тирсә мәктәбе укытучысы Мәгъсум Салихов, «Сарсак-Омга» ширкәте директоры Рәзиф Харисов, озак еллар «Иж» хуҗалыгы рәисе булып эшләгән авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Ромель Мәннапов, Исәнбай участок хастаханәсенең элекке баш табибы Назиф Ханнанов, районыбызның данлыклы баянчысы, «Көмеш телле гармун» ансамбленә нигез салган Альберт Муллахмәтов. Валерий Владимирович әлеге хезмәт алдынгыларына олы хөрмәтен һәм тирән рәхмәтен белдерде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: