Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Райондашларыбыз намуслы хезмәт өчен “Мактау китабы”на кертелгән

    Иж-Бубый авыл тарихы музее материалы

    Иж-Бубый авыл тарихы музее, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән таныштыруны дәвам иттереп, бүгенге сәхифәдә авылдашыбыз Касыймова Әминә Рамазан кызы турында сүз алып бара.

    Әминә Рамазан кызы Касыймова (Тукаева – кияүгә чыкканчы әнисе фамилиясен йөрткән) 1929 елның 22нче апреленда Иж-Бәйки авылында туа. Бик кечкенә чагында әнисе аны Иж-Бубыйга алып кайта. Сугыш чыкканда, Әминә апа мәктәпнең 4 классын тәмамлаган була. Бу чор турында ул үзе менә ниләр сөйләп калдырды:

    “Беренче класска укырга 41 бала төштек. Сугыш вакытында иртә белән мәктәпкә барганчы, басуга кәлҗемә, бодай җыярга чыга идек. Яз көне урманнан, 3 км җәяүләп барып, коры утын ташый идек. Мәктәптә укыганда, дәфтәргә, кара язуына мохтаҗлык зур булды. Иске китапларга язып укыдык.

    Укытучыларга икеләтә авыр: мәктәптә укытудан тыш алар агитатор эшен башкара иделәр, 10 көнгә бер, халыкны җыеп, сугыш вакыйгаларын, самолетлар очкан вакытта әзер булып торырга кирәклеген аңлаталар иде. Физкультура дәресе урынына безгә военной дело керде. Ике фронтовик – Галимҗан (Ваһапов), Габдулла (Бородин) абыйлар 1944нче елның язында учебный военный тревога үткәрделәр. Галимҗан абыйның осколок белән яраланып кайткан вакыты иде. Агач мылтык ясатып, кулга көрәк тоттырып, безне Хатыннар куаклыгына окоп казырга җибәрделәр. Теге яктан әгерҗелеләр килә. Малайлар сугышны башлады, безнекеләр әгерҗелеләрне пленга алып, мәктәпкә кертеп, таң атканчы тоттылар.

    Җәй көне каникул вакытында паровоз депосына эшкә җибәрәләр иде. Кирпеч, ком ташый идек. Раствор болгатып, өскә алып менә идек. Кар көрәтәләр иде. Көне буе эшләгәнгә кәбестә шулпасы, 200 грамм ипи бирелә иде.

    Әтием Рамазан Хөснетдин Хәсәновның энесе иде. Хөснетдин абыйның хатыны укытучы Мәсрүрә апа бик булышты безгә ул елларда”.

    7 нче классны тәмамлагач, Әминә Рамазан кызына бер ел колхозда эшләргә туры килә. Соңыннан, яңадан мәктәпкә кайтып, 8нче классны тәмамлый һәм авылда ачылган Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның балаларын республикакүләм тернәкләндерү үзәгенә эшкә урнаша. Бер еллап санитарка булып эшли, аннан - пешекче ярдәмчесе. Тернәкләндерү үзәге балалар республика күләмендәге беренче номерлы Әгерҗе балалар туберкулез санаториесе статусын алгач, 1958нче елда Казанда укып, повар таныклыгын алып кайткан Әминә апа 1990нчы елга кадәр шунда өлкән пешекче булып эшли. 1984нче елда пенсия яшен тутырып китәргә җыенса да, үзе әйтүе буенча, санаторийның җитәкчесе В. И. Сергачев аны эштә калырга сорый, аңа яңадан 6 ел эшләргә туры килә.

    Күп кенә мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлаары белән бүләкләнгән ул намуслы хезмәт куйганы өчен. В.И. Ленинның тууына 100 еллык юбилее уңаеннан Әгерҗе районының “Мактау китабы”на кертелгән.

    Әминә апа Касыймова 2020 елның февраленда вафат булып, Иж-Бубый авыл зиратында җирләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: